Ватанны саклау – мөселманның изге бурычы

Җомга вәгазе

Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә мактауларыбыз һәм шөкерләребез, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәламнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын.

Хөрмәтле җәмәгать, бүгенге вәгазебез Ватанны саклау темасына булыр.

Тарих битләреннән билгеле булганча, Россия дәүләте күп милләтле һәм күп динле ил буларак барлыкка килә. Россия дәүләтчелегенең мөһим бер өлеше булган Россия армиясе дә күп милләтле һәм күп динле булуы белән аерылып тора.

Мөселман кардәшләребезнең армия тормышында катнашуының күп гасырлык тарихы бар. Алар Россия империясенең армиясе белән флотын булдыруга зур өлеш кертәләр. Хәрби хезмәткәрләрне тәрбияләүдә мөселман дин әһелләренең роле бәяләп бетергесез була. Хөкүмәт җәмгыять мәнфәгатьләрен яклаучылар сафларына баскан мөселманнар белән дөрес эш итү кирәклеген тирәнтен аңлап, имамнар тәҗрибәсенә таяна һәм бу законнарда да чагылыш таба. Россия империясе армиясендә кебек үк, Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә төрле конфессия – дин вәкилләре хезмәт итә.

Ислам дине беркайчан да сугышка омтылмый, ул тыныч һәм килешеп, үзара аңлашып, уртак фикергә килеп яшәү максаты куя. Саф вә пакь динебез ил гражданнары патриотлыгын дәүләтнең чәчәк атып яшәү факторы итеп исәпли. Ватанны саклау, дәүләт мәнфәгатьләрен яклау, аның иминлеге турында кайгыртучанлык күрсәтү – чын ир-егетләргә йөкләнгән төп бурычларның берсе.

Газиз Ватаныбызны дошманнар һөҗүменнән саклау өчен көчле һәм сугышка сәләтле армия кирәк. Бүген Россиянең дөньяда тиңдәше – аналогы булмаган заманча коралы бар һәм галимнәребез яңа корал үрнәкләре булдыру өстендә актив рәвештә эшлиләр. Әлбәттә инде, бу һәммәбезне дә шатландыра һәм сөендерә.

Хәзер Ислам динендә булган яшьләр арасында армиягә бару кирәк түгеллеге һәм хәтта Кораллы Көчләр сафларында призыв буенча хезмәт итү тыелуы турында имеш-мимешләр, шикле сүзләр таратыла. Әмма динисламыбыз хәрби хезмәткә бик тә уңай карый. Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.) яшәгән заманнарга күз салсак, ул вакытта ук инде армия, гаскәрләр, отрядлар кебек нәрсәләр була.

Дәүләтебезнең төп законында – Россия Федерациясе Конституциясендә һәркемнең үз динен тоту, дин кушканнарны үтәү хокукы ачык һәм төгәл билгеләнгән:“Һәркемгә вөҗдан иреге, дин тоту иреге, индивидуаль яисә башкалар белән бергә теләсә нинди динне тоту яисә берсен дә тотмау хокукын да кертеп, дини һәм башка төрле инануларны ирекле сайлап алу, аларга ия булу һәм аларны тарату, шулар нигезендә гамәл кылу гарантияләнә”.

Илебез хәрби-көч структураларында җиңел булмаган хезмәтне башкаручы яшь мөселманнар язмышына һич тә битараф түгел. Дәүләт аларны Туган илне саклаучылар һәм яклаучылар, үзләренең сугышчан, хәрби, гражданлык һәм патриотлык бурычын лаеклы рәвештә үтәүчеләр итеп тәрбияләргә омтыла. Хәзерге вакытта Россия армиясендә дингә ышанучы хәрби хезмәткәрләрнең хокукларын үтәү өчен тиешле шартлар тудырыла. Гаскәрләрдә, төрле частьләрдә һәм хәрби уку йортларында храмнар төзелә, намаз уку бүлмәләре ачыла, ураза тоту һәм динебез кушкан башка гамәлләрне үтәү өчен мөмкинлекләр булдырыла.

Россия Кораллы көчләре җитәкчелеге дингә ышанучы хәрби хезмәткәрләрнең рухи-дини иреген тәэмин итү максатында дин әһелләрен хәрби хезмәткә җәлеп итә. Россия – дистәләгән мөселман халыкларының туган иле һәм аларның язмышы бер-берсенә тыгыз бәйләнгән. Туган илне ярату, аңа карата мәхәббәт – иманның бер өлеше, билгесе, дигән гыйбарә Ислам диненең асылын ачык тасвирлый.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.) үзенең газиз туган ягын, үзе туып үскән мөбарәк Мәккә каласын чиксез яраткан. Мәккә белән хушлашып, Мәдинәгә юл тотар алдыннан ул: “Аллаһы белән ант итәм, син – Аллаһы җирләре арасында иң күркәме һәм Аллаһының иң яратканы, әгәр мине моннан кумасалар – мин берничек тә китмәс идем!”- дип әйтә (әт-Тирмизи).

Әль-Хафиз әз-Зәхәби, сөекле Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) аеруча яраткан нәрсәләрне санап үткәндә, болай ди: “Ул Гайшәне яратты һәм аның әтисен яратты, Усәмәне яратты һәм үзенең ике оныгын яратты (Хәсән белән Хөсәенне), хәлвә белән бал яратты, Өхөд тавын яратты һәм үзенең туган ягын яратты”.

Ислам дине һәрвакытта да көчле шәхес тәрбияли, ир-егеттә көрәшче, сугышчы, саклаучы һәм яклаучы рухы уята. Герой мөселманнарның сугыш кырларында батырлык күрсәтү үрнәкләре дәүләтебезнең тарих битләрендә ядкарь булып саклана. Бөек Ватан сугышы елларында дин кардәшләребез көчләрен, хәтта газиз гомерләрен дә кызганмыйча немец-фашист илбасарларына каршы геройларча сугышалар. Мәчетләр имамнары үзләренең вәгазьләрендә мөэмин-мөселманнарны армия файдасына сәдакалар бирергә һәм җиңү көнен насыйп итүен сорап догалар кылырга чакыралар. 1941-1945 елларда яу кырында батырлык үрнәге күрсәтеп, күп дин кардәшләребез Советлар Союзы Герое исеменә лаек була: татарлар (161 кеше), башкортлар (39), Дагыстан халыклары (28), чеченнар (6), ингушлар (3), балкарлар (1), кабардалылар (7), әзәрбәйҗаннар (43), казахлар (96), үзбәкләр (69), төркмәннәр (18), кыргызлар (12), таҗиклар (14), абхазлар (5) һәм башка мөселман халыклары вәкилләре.

Туган илне саклау – мөселманның изге бурычы. Туган илне саклаучылар сафына басып, ул, беренче чиратта, мөселман кардәшләрен, үз йортын һәм гаиләсен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм йолаларын, үз динен һәм инануларын саклый һәм яклый.

Аллаһы Тәгалә туган җиребез патриотларына, аның иминлеге турында кайгыртучыларга әҗер-савапларны мулдан бирер. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә болай дип әйткән: “Тәмуг утына ике күз орынмас: Аллаһы Тәгаләдән куркып елаган күзләр һәм Аллаһы юлында төн уздырган күзләр” (әт-Тирмизи).

Ислам дине сугышчан бурычны үтәүне югары бәяли, ә армиядә хезмәт итү һәм Туган илнең чикләрен саклау – һәрбер мөселманның намус эше.

Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.