Әүлиялар Коръәнне ничек укыганнар?

Җомга вәгазе

Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә мактауларыбыз һәм шөкерләребез, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), гаиләсенә, барлык сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәламнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын.

Бүгенге вәгазебез “Әүлиялар изге Коръәни-Кәримне ничек укыганнар?” дигән темага булыр.

Әүлиялар изге Коръәннең мәгънәсен аңлау өчен аның турында тирәнтен уйланганнар. Коръән аятьләрен укып, озак итеп уйланганнан соң, аларны гамәлгә ашыруга керешкәннәр. Икенче турылыклы хәлиф Үмәр бине әль-Хәттабның (р.а.) шушы сүзләре моңа ачык мисал булып тора: “Әл-Бәкара” сүрәсен укуны 12 яшемдә тәмамладым һәм рәхмәт йөзеннән бер дөяне корбан итеп чалдым”,- дигән ул (Күртүби).

Ә Үмәр Абдуллаһның улы (р.а.) “Әл-Бәкара” сүрәсен өйрәнүгә һәм аны гамәлгә ашыруга сигез ел гомерен багышлый (Мүвәттә).

Алар изге Коръәни-Кәримне мирас белән эш итү законнарын, юриспруденция нигезләрен һәм шуңа бәйле башка мөһим нәрсәләрне өйрәнү өчен укыган. Аятьләр турында тирәнтен уйлануларга бирелеп, аларны гамәлгә ашырганнар, шуларга таянып карарлар кабул иткәннәр (Кәттәни).

Шулай бервакыт берәү Зәйд бине Сәбит (р.а.) янына килә һәм Коръәнне бер атна эчендә тулысынча укып чыгуга карата фикерен сорый. Яхшы, әйбәт, ди ул һәм: “Әмма миңа Коръәнне 15-20 көн эчендә хәтм кылу (тулысынча укып чыгу) күбрәк ошый. Ни өчен, дип сорасаң, җавап бирәм – бу очракта аятьләр турында күбрәк уйлану һәм аларның мәгънәсен аңлау, тирәнтен төшенү мөмкинлеге бар”,- дип өстәп куя (Мүвәттә).

Абдуллаһ бине Мәсүд (р.а.) болай дип әйткән: “Дини гыйлемгә ия булырга теләүче Коръәннең мәгънәсе хакында уйлансын. Аның тәфсиренә һәм укуга күбрәк игътибар бирсен, чөнки Коръәни-Кәримдә элеккеге һәм киләчәк буыннарның гыйлемнәре саклана” (Бәйхаки).

Шулай бервакыт бер бәдәви сөекле Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) авызыннан менә шушы аятьне ишетә: “Кем дә кем (дөньяда) зәррә авырлыгы кадәр генә игелек кыла, аны (Ахирәттә) күрәчәк.

Кем дә кем (дөньяда) зәррә авырлыгы кадәр генә начарлык кыла, аны (Ахирәттә) күрәчәк” (“Әз-Зәлзәлә” сүрәсе, 7-8).

– Әй, Аллаһының Рәсүле! Хәтта тамчы – вак бөртек кадәр генә булсадамы?- дип гаҗәпләнеп сорый бәдәви.

– Әйе,- ди сөекле Пәйгамбәребез (с.а.в.с.).

Шул вакытта бәдәвинең күңел халәте кинәт үзгәрә һәм:

- Әй, минем хаталарым!- дип кычкырып җибәрә.

Ул урынында баскан килеш шушы сүзләрне берничә тапкыр кабатлый. Аннары Аллаһының Рәсүленнән (с.а.в.с.) ишеткән Коръән аятен кабатлый-кабатлый китеп бара.

Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.):

- Бу бәдәвинең йөрәгенә – калебенә иман керде,- дип әйтә (Сүюти).

Фүдаил бине Ияд (р.а.) болай әйткән:

- Коръәни-Кәрим гамәлдә – тормышта куллану, аңардан чыгып эш итү өчен иңдерелде. Ә кешеләр аны бары тик уку белән генә чикләнә!

Аңардан:

- Ә Коръәнгә таянып, аңардан чыгып ничек эш итәргә соң?- дип сорыйлар.

Ул менә шундый җавабын ирештерә:

- Хәләлне - хәләл дип, тыелганнарны тыелганнар дип танырга һәм шулар буенча яшәргә, бары тик шулардан чыгып эш итәргә, аларны тормышта кулланырга, җиренә җиткереп үтәргә кирәк. Кушканнарын үтәргә, тыелганнардан ерак булырга, Аллаһыны һәрдаим зикер кылырга, тирәнтен уйлануларга бирелергә кирәк (Хатыйб әль-Багдади).

Изге Коръәни-Кәримнең хәтта бер генә аятенә генә дә бик күп тирән мәгънә салынган. Мәсәлән, Имам Шәфигый (р.а.): “Әгәр кешеләр “әл-Гаср” сүрәсенең мәгънәсе турында тиешле рәвештә уйлансалар гына да, алар өчен шул җитәрлек дәрәҗәдә булыр иде”,- дип әйткән.

Вәгазебезне “әл-Гаср” сүрәсе белән тәмамлыйсыбыз килә: “Икенде намазы вакыты белән ант итәмен. Һичшиксез, кешеләр зарарда. Бары иман китергән, (намаз, ураза, хаҗ, зәкят кебек) изге гамәлләр кылган һәм бер-берләрен хакка өндәгән һәм бер-берләрен сабырлыкка өндәгән кешеләр булмасалар гына. Ул күп мал җыйган да шуны кат-кат саный. Ул малы аны (дөньяда) мәңге кылачак дип саный. Юк! Хутәмәгә ыргытылачак. Хутәмәнең ни икәнен син каян белә аласың? Аллаһның кабызган уты. Ул йөрәкләргә кадәр үтәчәк. Һичшиксез, ул аларның өсләрендә булачак. Сузылган баганалар эчендә (куллары һәм аяклары зыңҗыр һәм богаулар белән кат-кат богауланачак)” (“Әл-Гаср” сүрәсе, 1-9).

Аллаһы Раббыбыз безгә Үзенең аятьләре турында уйлануларда һәм аларны гамәлгә ашыруда уңышлар насыйп итсен. Әмин.

Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.