Кыямәт көненә ышану – иманның бер баганасы

Җомга вәгазе

Хөрмәтле дин кардәшләребез! Бүгенге вәгазебез иманыбызның алтынчы шарты - Кыямәт көненә ышану хакында булачак.

Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәрим китабында болай дип әйтә: “Сур быргысына өргәннән соң, Аллаһы исән калдырырга теләгәннәрдән калганнары, күкләрдә вә җирләрдә ни булса, барчасы да үләчәк, юкка чыгачак. Бераздан икенче тапкыр сурга өргәч, ни күзләрегез күрер, аларның (үлгәннәрнең) барысы да аякка басып, карап-көтеп торырлар”.

Кыямәт көненә инану дигән сүз сурга өрү, барча үлгәннәрнең терелеп, каберләреннән чыгуы, гамәл дәфтәрләренең үзләренә бирелүе һәм мәхшәр мәйданында тупланып, бергә җыелып эшләгән эшләре һәм кылган гамәлләре өчен сорау һәм җавап алынуына, мизан, шәфәгать, сират күпере, кәүсәр чишмәсе, җәннәт, җәһәннәм кебек төшенчәләргә – ахирәттә булачак хәлләргә ихластан ышануны үз эченә ала.

Аллаһы Тәгалә бу дөньяны һәм барлык җан ияләрен вакытлы гына итеп бар кылды, яралтты. Исрафил (а.с) фәрештәнең беренче тапкыр сур дигән әйбергә өрүе белән Кыямәт көне килеп җитеп, барлык җан ияләре дә үләчәк, дөньядагы һәм аның тышындагы бөтен нәрсә дә юкка чыгачак.

Исрафил (а.с.) фәрештә икенче тапкыр сурга өргәннән соң, барчасы да мәхшәр мәйданына җыелачак. Анда һәркем дөньялыкта вакытта кылган эшләре һәм гамәлләре хакында хисапка тартылачак, хәтта иң вак эшләре өчен дә хисап биреп, хаклы һәм хаксыздан хакын алачак.

Сөекле Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үзенең хәдисе-шәрифендә болай әйткән: “Кыямәт көнендә Аллаһының коллары дүрт әйбер турында соралмыйча бер адым да атлый алмаслар. Алар түбәндәгеләр: үзеңнең тормышыңны ничек үткәрдең һәм яшьлегеңне нинди максатларда сарыф иттең, нинди юллар белән мал таптың һәм аны нәрсәләргә сарыф иттең, белемеңне нидә кулландың?» (Тирмизи).

Икенче хәдисендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.) болай әйткән: «Һәрбер кеше - көтүче, һәм һәрберегез үзенең көтүе өчен соралачак”. 

Мәхшәр мәйданында хисап тоту тәмамлангач, яхшылар - җәннәткә, яманнар, ягъни гөнаһлы бәндәләр җәһәннәмгә керәчәк. Җәннәткә керүчеләрнең бер өлеше анда Аллаһы Тәгаләне күрү бәхетенә ирешәчәкләр.

Кыямәт көненә ышану мөселманны бөтен яктан да тәрбияли, иман ныклыгын арттыра. Аллаһы Раббыбыз каршында җавап бирергә туры киләчәгенә ышанган кешедә эш-гамәлләре өчен җаваплылык хисе уяна, ул вакытын бушка әрәм итми башлый. Мөселман үзенең ачыктан-ачык һәм яшерен кылган гөнаһлары өчен, шулай ук Аллаһы Тәгалә аңа насыйп иткән игелекләрдән ничек, ни рәвешле файдалануы турында хисап тотачак. Моны аңлаган кеше тыелганнан тыелырга өйрәнә һәм үзенең әхлагын, әдәбен камилләштерү өстендә зур көч һәм тырышлык куя.

Ахирәткә, Кыямәт көненә, мәшхәр мәйданы булуына, үлгәннән соң яңадан терелүгә, Аллаһы каршында җавап бирергә туры киләчәгенә ышанмаучы кеше Аллаһка һәм Аның Рәсүленә – сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.) ышанмаучы булыр. Шундый кешеләрдән булудан Раббыбыз Үзе сакласын, һәммәбезгә дә тыйганнарыннан тыелып, кушканнарын үтәп яшәүчеләрдән булырга насыйп әйләсен.

Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.