Гаиләдәге мөнәсәбәтләр

Җомга вәгазе

Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә мактауларыбыз һәм шөкерләребез, Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәламнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын.

Хөрмәтле җәмәгать! Бүгенге вәгазебез “Гаиләдәге мөнәсәбәтләр” темасына булыр.

Гаилә дип әйткәч тә, җылы, чиста, пөхтә һәм иман нуры балкып торган, татулык хөкем сөргән өй күз алдына килеп баса. Анда һәрвакытта да кире әйләнеп кайтасы килеп тора, чөнки сине шушы өйдә - гаиләдә яраталар, якын күрәләр, көтәләр. Шундый гаилә учагы булдыру өчен билгеле кагыйдәләрне үтәргә һәм кешеләрнең ни өчен никахлашып, нәселләрен дәвам итүләрен төгәл аңларга кирәк.

Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә болай дип әйтә: “Бергә яшәвегез өчен үзләрегездән сезнең өчен хатыннар яралтылуы һәм арагызда сөю белән бер шәфкать бирүе дә - Аның билгеләреннән. Һичшиксез, монда уйлаганнар өчен билгеләр бар” (Әр-Рум сүрәсе, 21 нче аять).

Гаилә - ул олы бәхет һәм ир белән хатын җилкәсенә төшкән зур җаваплылык. Аларның һәркайсының бер-берсе алдында хокуклары һәм бурычлары бар, гаилә бәхете һәм иминлеге нәкъ менә шуларны үтәүгә бәйле. Әгәр кешеләр билгеләнгән кагыйдәләрне үтәргә теләми икән, ничек инде алар Аллаһының рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешергә өметләнә ала?

Әбү Хүрәйрә (р.а.) тапшырганча, Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) болай әйткән: “Иң яхшы әдәбе белән аерылып торган мөселман иң камил иманга ия булыр, ә сезнең арадан иң яхшыларыгыз - үзләренең хатыннарына иң яхшы мөнәсәбәттә булучылар” (Әт-Тирмизи).

Ир кеше үзенең хатынына карата игелекле, кешелекле булырга, аның холык-фигылен өйрәнгәндә сабырлык күрсәтергә тиеш. Ул үзенең хәләл җефетенә һәм балаларына дини гыйлем бирергә һәм аларның ислам кануннарын үтәвен тикшереп торырга бурычлы.

Шулай ук ир-ат, Аллаһы Раббыбыз кушканча, гаилә өчен бөтен җаваплылыкны үз өстенә алырга, ягъни гаиләнең лидеры, әйдәп баручысы булырга тиеш.

Ир кешене хатын-кыздан аерып торучы бер генә дәрәҗә бар. Ә башка нәрсәләрдә Аллаһы Тәгалә каршында алар икесе дә бертигез.

Аллаһы Раббыбыз Коръәни-Кәримдә болай ди: “Кабул ителгәнчә, аларның өстендә бурычлары булган кебек, шундый ук хаклары да бар. Ирләр алардан бер дәрәҗә өстен” (Әл-Бәкара сүрәсе, 228 нче аять). Һәм әлеге дәрәҗә - гаиләдә лидер булу, гаиләдә баш булу дип атала.

Ир-ат - гаиләнең башлыгы, аның сүзе закон буларак кабул ителсә генә, өйдә тәртип булыр. Ир кеше лидер булуны үз өстенә алырга тиеш. Ул үзен лидер итеп тоярга, бу вазыйфаны хатынына тапшырмаска һәм гаиләне бөтен яктан да тәэмин итәргә тиеш.

Чөнки Аллаһы Раббыбыз Коръәни-Кәримдә болай ди: “Аллаһның берәүләрне икенчеләрдән өстен кылганы өчен һәм малларыннан сарыф иткәннәре сәбәпле, ирләр хатыннардан өстен торалар” (Ән-Ниса сүрәсе, 34 нче аять).

Ир кеше үзенең гаиләсен матди яктан тәэмин итәргә, аны сакларга һәм якларга тиеш. Әгәр ул өстен булуны - лидерлыкны хатынына тапшырса, гаиләдә тәртип тә, бәрәкәт тә, татулык та булмас.

Шулай ук ир кеше үзенең хатыны белән бәхәскә керүдән, сүз көрәштерүдән, ачуланышудан сакланырга бурычлы.

Әгәр ир белән хатын бәхәсләшә башласалар, шайтан аларның арасын бозарга тырыша. Ул вак кына нәрсәләрне дә күпертеп күрсәтергә омтыла. Ир белән хатын арасында аңлашылмаучанлык килеп чыкса, шайтан бик тә шатлана.

Безнең динебездә ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр аеруча да кыйммәтле һәм кадерле. Әлеге мөнәсәбәтләр берүк вакытта көчле дә, нәзберек тә булырга мөмкин. Саксыз, ялгыш әйтелгән берәр сүз яки ашыгып кылынган гамәл кайчак ирне яки хатынны чыгырыннан чыгара, ачуын китерә. Ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр - мөселман гаиләсенең һәм тулаем җәмгыятьнең нигезе ул. Шуңа күрә дә шайтан аларны һәрчак күз уңында тота.

Ир белән хатын арасында бәхәс чыгарга мөмкин, әмма аны беркайчан да ачуланышуга кадәр җиткерергә һич тә ярамый.

Ән-Ногман бине Бәшир (р.а.) тапшырганча, шулай бервакыт Әбү Бәкр (р.а.) Мөхәммәдтән (с.а.в.с.) керергә рөхсәт сорый һәм Гайшәнең күтәренке тавыш белән сөйләшүен ишетеп ала. Ишектән килеп кергәч үк ул: “Мин Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) белән кычкырып сөйләшүеңне ишеттем?!”- дип яңагына сугарга җыена. Әмма Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) аңа кагылырга комачаулык итә. Әбү Бәкр ачуланып чыгып китә. Ул чыкканнан соң, Пәйгамбәребез (с.а.в.с.): “Мин сине менә ничек коткарып калдым”,- дип әйтә. Берничә көннән Әбү Бәкр Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) янына янә килә һәм керергә сорый. Ул аларның дуслашуын күрә һәм: “Үз сугышыгызга керткән кебек үк, мине үзегезнең тыныч дөньягызга да кертегез”,- дип әйтә. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.): “Шулай эшләдек инде, шулай эшләдек инде”,- дип белдерә” (Әбү Дәүд, 4900). (Билгеле ки, динебез буенча яңакка сугу тыела. Бәлки, әлеге хәл тыю кертелгәнче булгандыр).

Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.а.в.с.) мөселман гаиләсендәге ир белән хатын турында хәдисләре гаилә башлыгына якыннары турында кайгыртучанлык күрсәтергә, сабыр һәм акыллы булырга, хәләл җефетенең җитешсезлекләренә әллә ни игътибар бирмәскә, аның уңай якларын яратырга, хөрмәт итәргә, холык-фигылен яхшы якка үзгәртергә булышырга куша.

Балаларга дөрес тәрбия бирү һәм ирне карау - монысы инде хатын вазыйфасы. Акчаны нәрсәгә дә булса сарыф иткәнче, һичшиксез, ирдән рөхсәт сорарга кирәк. Чөнки гаиләне тәэмин итү, мал табу бурычы нәкъ менә аңа йөкләнгән.

Ир хатынының дус-иптәшләре, туганнары янында кич куна калуы килешә торган эш түгел. Әти-әнисендә кич куна калу - анысы инде икенче мәсьәлә. Шуны аңларга һәм истә тотарга кирәк - хатын кешенең өеннән читтә булуы - бу начар гадәт.

Хатын кеше өчен иң яхшы урын - ул аның өе. Хатын-кызның иренең рөхсәтеннән башка каядыр кич куна калуы турында Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) болай әйткән: “Әгәр хатын иренең ятагын ташлап кич куна икән, фәрештәләр аны өенә кайтып кергәнче ләгънәт кылалар” (Сәхих Бохари).

Төрле карарлар кабул итәр алдыннан, һичшиксез, ир - гаилә башлыгы белән киңәшләшергә кирәк.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.) болай әйткән: “Әгәр хатын биш вакыт намаз укып, Рамазан аенда ураза тоткан, үзен зина кылудан саклаган һәм иренә буйсынган булса, Җәннәткә үзе сайлаган капкадан керер”.

Үз ирен хөрмәт итү һәм тыңлау, аңа буйсыну түбәнлеккә төшүне аңлатмый, бу - хатын-кызның бурычы, вазыйфасы. Ире риза, канәгать булсын өчен хатын тугрылыклы һәм буйсынучан булырга тиеш.

Аллаһы Раббыбыз безнең гаиләләребезне ир белән хатынның үзара хокуклары үтәлә торган урынга әверелдерсен, анда һәркайсы үзенә йөкләнгән бурычларны үтәп яшәсен. Әмин!

Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.