Җомга көненең әһәмияте

Җомга вәгазе

Җир вә күкләрне һәм бөтен галәмнәрне юктан бар итеп тәрбия кылучы, мәрхәмәт кылып, бөтен җан ияләренең ризыгын бирүче, тәүбә һәм догаларны кабул итеп, бәла-казалардан коткаручы Аллаһы Раббыбызга хәмед-сәнәләребез, мактау һәм олуглауларыбыз булсын.

Хөрмәтле дин кардәшләребез! Бүгенге вәгазебез җомга көненең әһәмияте турында булыр.

Мөселманнарда бәйрәмнәр күп, чөнки безнең өчен һәр җомга көн - чын бәйрәм! Исәпләп карагыз әле: ай саен дүрт җомга көне була, шуны унике айга тапкырлыйбыз да, елына 48 бәйрәм көне килеп чыга. Кызганычка, кайбер мөселманнар динебездәге фарыз, ваҗиб, сөннәт, нәфел гамәлләргә, әдәп кагыйдәләренә илтифатсызлык күрсәтәләр, аларга кимсетеп карыйлар. Сер түгел, хәтта үзләрен Мөхәммәд пәйгамбәр (с.а.в.с.) өммәтенә нисбәтләүчеләр дә дини бәйрәмнәребезне белми. Кайберләре, төрле сәбәпләргә, мәсәлән, эш белән мәшгуль булуларына яки авыру килеп чыгуга сылтап, җомга намазын санга сукмыйлар һәм аның өстенлекләрен белмиләр. Борынгы заманда һәр иртәдә, таң атканда юллар халык белән тулган була. Барысы да мәчеткә иртәнге намазга ашыккан. Һәм ул чакта җомга намазына Ураза һәм Корбан бәйрәмендәге гает намазына кебек үк кеше күп җыелган. Җомга көннәрендә мәчеткә иртүк бару гадәте юкка чыккач, Исламда беренче яңалык бу, дип саный башлыйлар.

Имам Гәзәли бу хакта: "Мөселманнарга оят түгелме икән? Шимбә көннәрендә яһүдиләр иртән иртүк - синагогага, якшәмбе көннәрендә христианнар чиркәүгә бара, сәүдәгәрләр күбрәк акча эшләү өчен иртүк базарга юл тота. Мөселманнар җомга көнне ни өчен мәчеткә бармыйлар соң?»- дигән.

Аллаһы Тәгалә җомга көне белән җомга намазының аерым әһәмияткә ия булуын күрсәтеп, Коръәннең 62 нче “Әл-Җомга” сүрәсендә болай дип белдерә: “Ий, мөэминнәр, әгәр җомга көнне җомга намазына азан әйтелсә, эшләрегезне вә сәүдәләрегезне читкә куеп намаз укырга, вәгазь тыңларга ашыгыгыз. Бу эш сезнең өчен хәерледер, әгәр бу эшнең файдасын белсәгез! Ләкин мөселманнар җыелып намаз укыла торган җайда бидгать гамәлләр булмаска, Коръәннән вәгазь сөйләнергә һәм Коръән хөкемнәре йөртелергә тиешледер”.

Шуңа күрә сау-сәламәт, балигъ булган мөселман өчен җомга намазына йөрү фарыз булып санала. Җомга көне безнең өчен гадәти генә көн түгел, безнең өчен ул иң изге һәм иң игелекле көн. Изге Коръән аятьләре һәм Аллаһы Рәсүленең хәдисләре моның шулай икәнлеген ачыктан-ачык дәлилли.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә болай әйткән: "Җомга – кояш чыккан көннәрнең иң яхшысы. Бу көнне Адәм барлыкка китерелде, бу көнне аны оҗмахка керттеләр, бу көнне аны оҗмахтан чыгардылар һәм Кыямәт көне дә нәкъ шул көнне, җомга көнне киләчәк” (имам Мөслим, хәдисләр җыентыгы).

Сәхих хәдисләрдән билгеле булганча, Аллаһы Раббыбыз җомга көнне мөселманнарга Үзенең Рәхмәтен күрсәтеп, бүләк итеп, безнең өммәтебезне югары күтәрә: “Аллаһы Тәгалә безгә кадәр булганнарга җомга көнен бирмәде. Яһүдиләрнең - шимбәсе, ә нәсараларның якшәмбесе булды. Аннары Аллаһы безне китерде һәм ул безне җомгага алып килде. Шуңа күрә җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәре бар һәм алар Кыямәт көнне безнең арттан барачаклар. Без бу дөньяга соңгы булып килгән кешеләр, ләкин Кыямәт көнендә беренче булачакбыз һәм безне башкалардан алдарак хөкем итәчәкләр» (имам Мөслим, хәдисләр җыентыгы).

Җомга көн башка көннәрдән өстенрәк. Бу көнне берәү җомга намазына килсә, Аллаһы аның гөнаһларын ярлыкаучыдыр. “Кем дә кем тиешле рәвәштә тәһарәт алып, җомга намазына тиешенчә килеп, (хотбәне) дәшми генә тыңласа, аның бу һәм башка җомга намазы арасындагы бөтен гөнаһлары да кичереләчәк һәм тагын өч көн өстәләчәк” (имам Әбү Дәүд, хәдисләр җыентыгы).

Җомга көн гади генә көн түгел, чөнки җомга көнне Аллаһы Тәгалә иман китерүчеләрнең үтенечләрен, догаларын кабул итә, чөнки алар көч куеп бергә җыела, аерым берәмлекләрдән Пәйгамбәрнең өммәтен, җәмгыятен тәшкил итәләр. «Җомга» сүзе «җыелыш» дигәнне аңлата, чөнки җомга көнне кешеләр бер урында - Аллаһының мәчетләрендә җыела. Без Аллаһы Тәгаләнең ошбу хөкеменең хикмәте турында уйланабызмы соң? Аллаһы ел саен безне хаҗ вакытында Мәккәгә җыя һәм атна саен җомга намазларында мәчетләрдә очраштыра. Исламда мөселманнарны берләштерү һәм бердәм итү юллары бу. Җомга намазларын санга сукмаска ярамый. Мондый игътибарсызлык иман һәм сәламәтлек өчен тискәре нәтиҗәгә китерергә мөмкин.

Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә болай дип әйткән: «Ваемсыз булып өч җомга намазын калдырган кешенең күңеленә Аллаһы мөһер басар» (имам Әхмәт, хәдисләр җыентыгы). Моны ничек аңларга соң? Без Коръәннән шуны беләбез: Аллаһы Тәгалә имансызларның һәм икейөзлеләрнең йөрәкләренә мөһер суга, ягъни аларны чын иманлылардан аера, шул рәвешле ваемсызларны кисәтә. Шуңа күрә әгәр мөмкинлегегез бар һәм намаз шартларына туры киләсез икән, һичшиксез, җомга намазына ашыгыгыз!

Җомганың тагын бер мөһим үзенчәлеге бар: Аллаһы Тәгалә җомга намазында  хотбә уку бурычы йөкли. Без аны барыбыз да игътибар белән тыңларга тиеш. Хотбә иман китерүчеләргә рухи көч бирә һәм изге гамәлләр кылу өчен этәргеч булып тора. Ләкин наданлык аркасында кайбер кешеләр хотбә вакытында намаз яки Коръән укый, дога кыла яки барча кешеләргә дә сәлам биреп утыра. Болар барысы да Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.а.в.с.) сөннәтенә каршы килә.

Рәсүлебезнең (с.а.в.с.) хәдисендә болай дип әйтелгән: “Әгәр имам хотбә укыган вакытта иптәшеңә, тыңла, дип әйтсәң, син буш сүз белән шөгыльләнгән булырсың" (имам Бохари, хәдисләр җыентыгы).

Хотбә укыган вакытта Коръән уку яки зикер кылу имамга һәм җыелган мөселманнарга хөрмәтсезлек күрсәтү булып санала. Шәфигый һәм Хәнбәли мәзһәбе тарафдарлары, имам Мөслим тапшырган хәдискә таянып, хәтта вәгазь вакытында да “Тәхиятү-ль-мәсҗид намазы”н укый. Ләкин күпчелек зур галимнәр, бу хөкем хәдистә телгә алынган Сүләйкә исемле кешегә генә кагыла, дип белдерә. Имам Әбү Хәнифә, имам Мәлик, Суфьян әс-Сәври, ән-Нәхәи, бине Сирин, әл-Ләйс, пәйгамбәрнең күп кенә сәхабәләре, мәсәлән, Үкбә бине Әмир, Абдулла бине Үмәр, Абдулла бине Аббәс, Әбү Бәкр, Үмәр, Усман һәм Али ике рәкәгать “Тәһиятү-ль-мәсҗид”не хотбә вакытында уку кирәк түгеллеге турында әйтә. Әгәр кеше мәчеткә килә һәм анда намаз Шәфигый мәзһәбе традициясендә укыла икән, ул моңа хөрмәт белән карарга тиеш. Әгәр инде мәчеттә намазны Хәнәфи мәзһәбе буенча кылсалар, ул әлеге традицияне хөрмәт итәргә һәм бу мәзһәбкә ихтирам белән карарга тиеш. Ни өчен үзсүзлелегеңне күрсәтеп, башкаларның, бу җирдә яшәүче иман ияләренең хокукларын бозарга инде? Әйдәгез, үз назлануларыбызга иярмик, ә мәзһәбләргә нигез салучылардан өйрәник, чөнки алар бөек галимнәр булган.

Кадерле мөэминнәр! Җомга көненең бөеклеге турында вәгазьләрдә тагын әле ишетерсез. Без аны тиешле дәрәҗәдә үткәрергә һәм мөбарәк көннең асыл сыйфатлары турында якыннарыбызга, аеруча да балаларыбызга сөйләргә бурычлы.

Аллаһыдан безнең гамәлләребезне һәм аеруча да җомга көнендә бергәләп гыйбадәт кылуыбызны кабул итүен сорыйбыз. Аллаһы Тәгалә һәрберебезгә дә бу дөньяда һәм ахирәттә Үзенең чиксез мәрхәмәтен насыйп итсен.

Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.