Татар балалары бердәм һәм тырыш

Яңа ел алдыннан Чардаклы районында матур чаралар үтте.

18 декабрьдә Чардаклыда әле яңа гына ачылган “Чемпион” спорт комплексы татар малайларын бик кызыклы һәм мавыктыргыч чарага чакырды. Бу чараны район татар автономиясе, Чардаклы районы имам-мөхтәсибе Усман хәзрәт Айбулатов, Бөтенроссия халык фронты вәкиле Рамил Летфуллов оештырды. Спорт чарасының программасына футбол уйнау, татарча көрәш буенча мастер-класс һәм физик әзерлекне сынап карау мөмкинлеге кертелгән иде. Район татар автономиясе рәисе Җәүдәт Абдулла улы Мубинов та, яшьлек елларын искә төшереп, балалар белән бергә рәхәтләнеп уйнады. Командалар арасында дуслык җиңде, һәр балага – медаль, грамота, ә командаларга кубоклар тапшырылды. Аннары көрәш буенча мастер-класс күрсәтелде. Аны тренер Рөстәм Кариповның укучылары – төрле ярышларда призлы урыннар яулаган Артур Хәкимов, Рөстәм, Айрат Замалдинов һәм Алмаз Хусаинов башкарды. Тырыш малайлар мастер-класста алган белемнәрен шундук – көрәш келәмендә кулланып карадылар. Бу чара Чардаклы районында көрәш секцияләре санын арттыру максатында оештырылды.

23 декабрьдә Чардаклы район мәдәният йортында татар балалары өчен Чыршы бәйрәме үтте. Район хакимияте башлыгы Юрий Нестеров бәйрәмне ачып, балаларга, әти-әниләргә, әби-бабайларга исәнлек, хәерле гомерләр теләде, шулай ук тантананы оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм спонсорларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Район татар автономиясе рәисе Җәүдәт Мубинов белән “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Гөлсинә Герасимова да изге теләкләрен ирештерделәр. Авырлыклар 2021 елда калсын, 2022 ел бары тик яхшылыклар һәм сәламәтлек елы булсын, диде алар.

Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергә чыршы әйләнәсендә җыр-биюләр, матур итеп шигырь укулар бәйрәмгә кабатланмас ямь өстәде. Иҗади осталыкларын күрсәткән һәр балага Кыш бабай үзенең капчыгыннан бүләк бирде.

Бу чараның матур үтүенә спонсорлар зур өлеш кертте. Аларга барысына да чиксез рәхмәт, ди нәни тамашачылар Әминә белән Әмирнең әнисе Алисә Нугайбекова.

Ә без, үз чиратыбызда, шушы балаларны оештырып, әзерләп алып килгән әти-әниләргә, әби-бабайларга, шулай ук Үрәнбаш авылы мәдәният йорты җитәкчесе Рузалия Горбуновага, Мирный бистәсе һәм Чардаклы районы имам-мөхтәсибе Усман хәзрәт Айбулатовка рәхмәтләребезне җиткерәбез. Исән-сау, бердәм булыйк!

Гөлсинә ГЕРАСИМОВА,

“Ак калфак” оешмасы җитәкчесе.