Эвелина Вәлиева – “Россиянең иң яхшы вожатые”

Ульяновскиның “Светлячок” лагере хезмәткәре Эвелина Вәлиева “Россиянең иң яхшы вожатые” Бөтенроссия конкурсында җиңүче итеп танылды. Россия Федерациясенең мәгърифәт министрлыгы һәм Росдетцентр тарафыннан оештырылган бәйгенең нәтиҗәләре билгеле булды.
Ульяновск өлкәсенең мәгърифәт һәм тәрбия министрлыгы мәгълүматларына караганда, Бөтенроссия конкурсының “Россия Федерациясе субъектлары вожатыйлары” номинациясендә 67 белгеч, шул исәптән Ульяновскиның “Светлячок” лагере өлкән вожатые Эвелина Вәлиева җиңү бәхетенә ирешкән.
“Безнең төбәк ел дәвамында педагогларның төрле бөтенроссия һөнәри конкурсларында, шул исәптән балаларның сәламәтлеге сферасындагы бәйгеләрдә катнаша. Мәсәлән, узган ел нәтиҗәләре буенча Ульяновск өлкәсенең сигез балалар лагере командасы патриотик тәрбия методик эшләнмәләре конкурсында һәм балаларның ялын оештыру программалары бәйгесендә призер итеп танылды. Быел безне “Светлячок” лагере өлкән вожатые Эвелина Вәлиева җиңүе белән шатландырды. Белгечкә фидакарь хезмәте өчен ихластан рәхмәтемне белдерәм”,- ди өлкәнең мәгърифәт һәм тәрбия министры Наталья Семенова.
Конкурсның беренче этабы видеовизитка белән портфолионы тәкъдим итүдән гыйбарәт булган. Конкурста катнашучылар үзләренең эш тәҗрибәсе турында сөйләп, “Ни өчен нәкъ мин Россиянең иң яхшы вожатые булырга тиеш” дигән сорауга җавап биргәннәр. Икенче этап онлайн-әңгәмәне үз эченә алган.
Эвелина Вәлиева “Светлячок” лагеренда методист һәм өстәмә белем бирү педагогы булып эшли, “Вожатый осталыгы мәктәбе”н алып бара. Җәйге каникуллар вакытында өлкән вожатый булып хезмәт итә. Коллегалары аның профессиональ сыйфатларын, балалар белән уртак тел табу осталыгын, һәр сабыйның иҗади мөмкинлекләрен ача белүен билгеләп үтәләр.
“Лагерьдагы һәр көн – ул кечкенә генә тормыш, ә һәр отряд – тулы бер галәм. Минем өчен конкурс – җиңү артыннан куу түгел, ә безнең эшебезнең бик тә мөһим булуын бөтен дөньяга сөйләү мөмкинлеге. Вожатыйның, беренче чиратта, дус, остаз һәм баланы үз-үзенә ышанырга өйрәтүче кеше икәнлеген җиткерү мөмкинлеге бу. Әлеге конкурс балалар язмышы өчен җаваплылыкны үз өсләренә алырга курыкмаучы кешеләр өчен. Гадәти көнне маҗарага әверелдерә белүче, ә авырлыкларны тәвәккәллек дәресләренә әйләндерергә сәләтле кешеләр өчен”,- ди Эвелина Вәлиева.