Мөселманча җирләү ничек башкарыла?

Җомга вәгазе

Бисмилләһир рахмәнир рахим! Галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә барча мактауларыбыз, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәламнәребез һәм хәмед-санәләребез булсын.

Хөрмәтле мөселман кардәшләребез! Бүгенге вәгазебез Ислам диненең кремацияләүгә, ягъни мәетне яндырып күмүгә карата мөнәсәбәте, карашы турында булыр.

Кешенең, адәм баласының гомере, тормышы – Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән иң олы нигъмәт, бүләк. Раббыбыз Үзенең изге китабы Коръәни-Кәримдә болай ди: “Без Адәм улларын шәрәфле кылдык. Аларны корыда һәм диңгездә йөрттек. Аларга ризыклар бирдек һәм Без бар иткән мәхлукларның күбесеннән аларны өстен куйдык” (әл-Исра, 70). Әлеге аять кешенең гәүдәсе, тәне - бәдәне исән вакытта да, үлгәннән соң да изге булуын ассызыклый. Кешегә хөрмәт күрсәтү, аны олылау ул җан тәслим кылганнан соң, ягъни үлгәннән соң һич тә тәмамланмый.

Мәрхүм булган мөселманны җирләү, күмү – Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) сөннәте. Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.) мәрхүм мөселманның гәүдәсе белән эш итү тәртибен безгә өйрәтеп калдырган. Әбү Дәүд белән Бине Мәҗи җыентыкларында китерелгән хәдистә болай диелә: “Үленең сөяген сындыру теренең сөяген сындыру кебек үк”. Бу хәдис мәетнең гәүдәсе ахыргача кагылгысыз булып калырга тиешлеген күрсәтә. Кремацияләү, ягъни мәетне яндырып күмү Ислам дине нормаларына – шәригать кануннарына тамырдан ук каршы килә. Коръәни-Кәримдә кешенең җирдән – туфрактан барлыкка килүе һәм аның анда кире әйләнеп кайтырга тиеш булуы турында әйтелә: “Без сезне аңардан (тыйнаклык һәм түбәнчелекнең иң танылган үрнәге булган туфрактан) яралттык, (үлемегездән соң) янә сезне аңа кайтарачакбыз, тагын бер мәртәбә сезне аңардан чыгарачакбыз” (Та Һа, 55). Әл-Бохари белән Мөслим җыентыкларында әлеге теманы гомумиләштерүче хәдис бар. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.): “Мөселманның башка мөселманга карата биш (яки алты) бурычы бар: сәламләвенә җавап бирү, авырып китсә - хәлен белү, мәрхүм булса - соңгы юлга озату (ягъни аның өчен җеназа намазы уку һәм җирләү, күмү), чакыруын кабул итү һәм төчкерсә, йәрхәмүкаллах, дип әйтү”,- дигән.

Әлеге исемлектәге “мәрхүмне соңгы юлга озату” дигән сүзләр дүрт төгәл, конкрет эш-гамәлне үз эченә ала һәм төп бурычларны билгели: беренчесе – мәетне юу – госел коендыру, икенчесе – мәрхүмне кәфенгә төрү (тәкфин), өченчесе – җеназа намазы уку, дүртенчесе – зиратның мөселманнар өчен билгеләнгән өлешендә мәетне шәригать кануннары буенча җирләү, дәфен кылу.

Ислам галимнәре аңлатуынча, шушы дүрт гамәл фанилыктан бакыйлыкка күчкән кеше яшәгән торак пункт (шәһәр, бистә яки авыл) мөселманнарына йөкләнгән уртак, күмәк бурыч, ягъни фарыз әл-кифая булып санала. Димәк, мәхәллә халкының бер өлеше булса да шушы гамәлләрне җиренә җиткереп үтәсә, башкаларның бу эш өчен гөнаһлары кичереләчәк. Әгәр инде беркем дә бу гамәлләрне башкармаса, моның өчен гөнаһ бөтен торак пункт мөселманнарына төшәчәк.  

Ислам дине мәетне юарга, кәфенгә төрергә, җеназа намазы укырга һәм җирләргә куша. Кремацияләү, ягъни мәетне яндыру бу гамәлләрне башкару мөмкинлеге бирми, шуңа күрә ул шәригатебез кануннарына каршы килә.

Гадәттән тыш ситуацияләрдә, мәсәлән, куркыныч эпидемияләр (ковид) таралган вакытта, ягъни мәетнең гәүдәсе башка кешеләр гомере өчен куркыныч тудырганда, динебез галимнәре искәрмә ясарга рөхсәт итәләр. Әмма мондый очраклар мәҗбүри (вынужденный) һәм вакытлыча булып санала. Әгәр мәетне куркынычсызлык чараларын үтәп җирләү мөмкинлеге бар икән, без моны эшләргә бурычлы.

Хөрмәтле мөселман кардәшләребез! Аллаһы Тәгалә гөнаһларыбыз өчен безгә тәмуг уты белән җәза бирүе турында кисәтә. Әмма Раббыбыз моны, ягъни җәза бирүен Кыямәт көненә кадәр кичектереп тора. Ә крематорийга юл тотучылар үзләренең якыннарын, туганнарын бу дөньяда ук утта яндырып, җәзага тарталар. Аллаһы Раббыбыз безне төрле җәзалардан, бәла-казалардан сакласын!

Мөхтәрәм дин кардәшләребез! Шәһәребездә шушы көннәрдә генә булган фаҗига – ике мөселман хатын-кызын крематорийда яндыру якыннарыбызны шәригать кануннары буенча күмү турында кайгыртучанлык күрсәтү, алдан ук хәстәрен күрү, үзебезнең кардәшләребезгә Аллаһы каршындагы бурычларыбыз хакында аңлату кирәклеге турында исебезгә төшереп торсын. Әлеге хәл һәркайсыбызны динебез кушканча күмү йолалары турында уйландырсын иде. Үлгәннән соң гаиләдә, туганнар арасында төрле сүзләр, шикләнүләр һәм фикер каршылыклары килеп чыкмасын өчен, якыннарыгызга, бала-оныкларыгызга мөселман кешесен соңгы юлга озату, күмү тәртипләре турында җентекләп аңлатып калдырырга тырышыгыз.

Аллаһы Раббыбыз барча әрвахларның да гөнаһларын кичерсен, гафу итсен, аларны ярлыкасын, һәммәсен дә мәңгелек җәннәт бакчаларына кертсен, ә безнең – бу дөньяда калучыларның, иманнарыбызны ныгытып, калебләребезне сафландырып, Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) сөннәте буенча барырга насыйп итсен.

Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан әзерләнде.