“Без ракеталарны куркынычсыз җибәрүне тәэмин иттек”

12 апрельдә илебез халкы Космонавтика көнен билгеләп үтә. Әлеге бәйрәм 1961 елда беренче тапкыр кешенең - Юрий Гагаринның “Восток-1” космик кораблендә галәмгә очуына багышлана.
Мәгълүм булганча, космосны үзләштерү тарихы хәзер инде легендар булып саналган Байконур космодромында башлана. Аны 1955 елның язында Казахстан далаларында яшертен рәвештә төзүгә керешәләр. Климат шартларының кырыс, бу урынның зур шәһәрләрдән еракта урнашкан һәм объектны тиз арада төзеп бетерү кирәк булуына карамастан, төзүчеләр билгеләнгән максатка ирешәләр. Полигон һәм аның тирәсендәге инфраструктура кыска гына вакыт эчендә сафка бастырыла.
1957 елда Байконур эшчәнлегенә старт бирелә. Меңләгән кеше: фәнни хезмәткәрләр, инженерлар, хәрбиләр, гади эшчеләр һәм башкалар бүген дә әле планетаның беренче космик гаванендә хезмәт итә. Космодромның өзлексез эшләп торуына үз өлешен кертүчеләр арасында Новоспасское районы вәкилләре дә бар. Татар милли-мәдәни автономиясенең район советы рәисе, районның Иҗтимагый палатасы әгъзасы Раил Рәхим улы Муракаев - шуларның берсе. Ул 1984-1986 елларда Байконурда хезмәт итә һәм шушы чорны хәзер дә сагынып искә ала.
Раил Рәхим улы 1984 елда Совет Армиясе сафларына чакырыла. Байконурга ул махсус призыв буенча Львов шәһәрендәге институттан килеп төшә. Призыв буенча алынган егетләр плацкарт вагоннарда өч тәүлек буе хезмәт итәчәк урыннарына баралар. Станциягә килеп төшкәч, аларны төнге кыргый дала белән шыксыз крәстиән өйләре каршы ала. Раил Муракаев Байконур территориясендә сержантлар әзерләү мәктәбен тәмамлаганнан соң, даими дислокацияләү урынына җибәрелә.
Ул башта бүлекчә командиры итеп билгеләнә, аннары команда старшинасы итеп күчерелә. Соңрак космик аппаратларны заправкалаучы төркемнең старшинасы вазыйфаларын башкара. Раил җитәкчелек иткән группа җиңел һәм авыр класслы ракета-носительләрне җибәрүне техник яктан тәэмин итү белән шөгыльләнә. Ракеталарны җыю цехында комплектлаштырып, старт өстәленә территория эчендәге тимер юл буенча китерәләр. Раил Рәхим улына еш кына үзен куркыныч астына куярга туры килә. Авария-коткару расчетының начальнигы буларак, ул ракеталарны җибәргән чакта якында гына - 2 километр ераклыкта ачык далада басып тора. Шул ук вакытта калган хәрби подразделениеләр 6-7 чакрым ераклыкка эвакуацияләнә. Расчет авария урынына теләсә кайсы вакытта оператив рәвештә килеп җитеп, һәлакәт нәтиҗәләрен бетерергә тиеш була. Бәхеткә, мин хезмәт иткән вакытта штаттан тыш ситуация бер тапкыр да килеп чыкмады, ди Раил Рәхим улы.
Казахстан далаларында климат кешене төрле яктан сыный. Без бөтен уңайлыклар да тудырылган ике һәм өч катлы казармаларда яшәдек, ашханә, мунча бар иде, ди ул, истәлекләре белән бүлешеп. Солдатларга үзәкләргә үтәрлек итеп кыздырган кояш астындагы плацта физик әзерлек үтәргә туры килә. Җәй айларында биредә температура +45кә кадәр җитә, ә кышын -40тан да түбәнрәк төшә. Кар бик тә аз һәм сирәк ява. Ә менә дала комы белән бергә кушылган бозлы җил теңкәгә тия. Эчә торган су белән проблемалар гел туып тора. Язмабыз герое әлеге сынауларга һич тә бирешми. Бүген ул алар турында бары тик елмаеп исенә төшерә. Бу - яшерен хәрби объектта җиңел булмаган армия хезмәтен үтәүгә бәйле табигый күренешләр, ди Раил Рәхим улы.
Әлбәттә инде, шатлыклы, күңеленә хуш килгән мизгелләр дә очрый. Хәрби шәһәрчекнең үз мәдәният йорты була. Анда танылган артистлар килеп, хәрби хезмәткәрләргә концерт куялар, шулай ук КВН бәйгеләре үткәрелә. Раил Рәхим улына сугышчан иптәшләре белән бергә Байконур музеенда булырга насыйп итә. Без 1961 елда Юрий Гагарин белән Сергей Королев беркүпме вакыт яшәгән кечкенә генә өйләрне үз күзләребез белән күрдек, ди ул. Кабатланмас матурлык - яз башында лалә - тюльпан чәчәкләре келәме белән капланган Казахстан далалары бүгенгедәй аның күз алдында.
Раил Муракаевка очучы-космонавтлар Владимир Джанибеков, Владислав Волков белән дөньядагы икенче хатын-кыз-космонавт һәм ачык космоска чыккан беренче хатын-кыз Светлана Савицкая очкан “Союз Т-12” кораблен галәмгә җибәрүдә катнашырга туры килә. 1984 елда Светлана Савицкая икенче тапкыр космоска оча һәм ачык галәмгә чыга, ул 3 сәгать тә 35 минут дәвам итә. Хөрмәт йөзеннән Раил Рәхим улын Ленинск шәһәре мәдәният йортына Светлана Савицкая белән очрашуга чакыралар, анда ул ачык космоска чыгуы турында тәфсилләп сөйли.
Раил Рәхим улы исенә төшерүенчә, ракета-носительләр җибәрүне дөньяда беренче кеше булып ачык космоска чыккан Алексей Архипович Леонов тикшереп тора. Раил Муракаев аны космодромда еш күрә. Чөнки Алексей Архипович шул вакытта Космонавтларны әзерләү үзәгенә җитәкчелек итә һәм старт мәйданчыгына шәхсән үзе килеп, космонавтлар эшен контрольдә тота. Алексей Леонов җитди, беркүпме дәрәҗәдә кырыс һәм шул ук вакытта ифрат та гадел кеше иде, ди Раил Рәхим улы.
1984 елның декабрендә Раил Муракаевка тагын бер тарихи вакыйганың шаһиты булырга насыйп итә - Байконур космодромыннан дөньяда беренче булган “Вега-1” һәм “Вега-2” автоматик планетаара станцияләрен тантаналы рәвештә җибәрәләр. Әлеге аппаратлар Венера планетасын егерме елдан артык өйрәнүне яңа этапка чыгарырга һәм Галлея кометасын беренче тапкыр якыннан өйрәнергә тиеш була. Раил Рәхим улы шушы аппаратларны галәмгә җибәрү процессын үз күзләре белән күреп тора.
Космодромда хезмәт итү бик тә яшерен була. Улларының кайда хезмәт итүе турында хәттә әти-әниләре дә белми. Солдатларның хатларын цензура тикшерә, дислокацияләү территориясеннән махсус рөхсәттән башка читкә чыгу катгый рәвештә тыела. Шулай ук армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, 25 ел дәвамында чит илләргә бару һәм Байконурда хезмәт итүе, анда күргәннәре турында сөйләү тыела.
Байконурда хезмәт итүе, һичшиксез, авыр һәм шул ук вакытта кызыклы һәм мавыктыргыч иде, ди Раил Муракаев. Космодром аның күңеленә бик тә хуш килгән - хәзер дә горурлык хисе белән исенә төшерә. Чит кешеләр өчен ишекләре һәрвакыт бикле булган һәм дистәләгән мең хәрби, гражданскийлар хезмәт иткән шәһәрдә яшәргә туры килә, бу дәүләт эчендәге дәүләт бит! Байконурда төрле милләт һәм дин кешеләре көн күрде, әмма ниндидер конфликтлар яки аңлашылмаучанлыклар килеп чыкканын хәтерләмим, ди Раил Рәхим улы.
Совет Армиясе сафларында үрнәкле хезмәт итүе өчен старшина Муракаев ВЛКСМ Үзәк Комитетының Мактау грамотасы, 1 нче дәрәҗәле “Молодой гвардеец ХI пятилетки” күкрәк билгесе белән бүләкләнә.
Байконур космодромы күп кенә ракета-носительләр һәм космик корабльләр өчен старт мәйданчыгына әверелә. Алар илебез һәм дөнья космонавтикасы үсешендә хәлиткеч рольне үти. Безнең якташларыбыз шушы үсешкә кечкенә, әмма мөһим өлеш керткәннәр.
Вера КУРЕПОВА.