Комсомоллар вожагы һәм философ, милли хәрәкәт активисты

Кече Кандал авылы урта мәктәбендә укыган вакытта мине классыбыз комсоргы һәм мәктәпнең комсомол комитеты әгъзасы итеп сайладылар. 1959 елда педагогия институтына укырга кергәч, физика-математика факультеты комсомол комитетының бюро әгъзасы булып сайландым. Агитмасса эшен оештыру, сайлау кампаниясе вакытында студент агитаторларны координацияләү өчен җаваплы идем, шулай ук студентларның төрле митингларын оештыруда катнаштым.

Гомумшәһәр чараларында комсомол горкомында башта икенче секретарь, аннары беренче секретарь булып эшләгән сөйкемле, тапкыр, үткен һәм чибәр ир-егет – Солтан Гиматов белән еш очрашырга туры килде. Ул яшьләрнең чын вожагы – әйдәп баручысы иде. Аны барысы да хөрмәт иттеләр, якын күрделәр, аңа һәммәсе дә тартылдылар. Аның Венец тирәсендә, Идел яры буендагы тау битендә, филармониядән бераз гына түбәнрәк урында агач утыртканын берничә тапкыр күрдем. Ул өмәләрдә бик теләп катнаша һәм яшьләр белән бергә эшләүдән канәгатьлек хисе кичерә иде. Аны шулай ук күп тапкырлар В.И.Ленин исемендәге мәйданда 1 май һәм 7 ноябрьгә багышлап үткәрелгән демонстрацияләрдә күрергә туры килде. Институтның беренче-өченче курсларында мин уку йортының тынлы оркестрына йөрдем, шуңа күрә демонстрацияләр вакытында колоннаның башында булып, өлкә җитәкчелеген, шул исәптән комсомол башлыкларын да күрә идек. Солтан үзенең активлыгы, хәрәкәтчән булуы белән аерылып торды. Ул чакта аның комсомол горкомы секретаре булып сайланганчы кем булып эшләгәнен һәм аннары кайда урнашуын белми идем. Без аның белән соңрак якыннан таныштык һәм дус булып, аралашып, бер-беребезгә таянып яшәдек.

Солтан Абдракип улы Гиматов 1935 елның 5 июлендә минем туган авылым Абдулла белән күрше Иске Кызылсуда туа. Безнең Абдуллада туып үсүчеләрнең Иске Кызылсуда эшләүләрен бөтенләй хәтерләмим. Ә менә Иске Кызылсуда дөньяга килеп, безнең авылда хезмәт куючылар шактый булды. Төрле елларда алар мәктәп директорлары, колхоз һәм авыл Советы рәисләре булып эшләделәр. Ул вакытта Иске Кызылсуда урта мәктәп бар иде. Тирә-яктагы авыллар арасында ул күпкә алга киткән булуы белән аерылып торды.

Солтан Абдракип улы әтисенең Бөек Ватан сугышыннан яраланып кайтуы, уң кулының бөтенләй эшләмәве, шуңа да карамастан, әнисе белән бергә колхозда хезмәт итүе турында искә төшереп сөйли иде. Гиматовлар гаиләсендә биш бала: 1928 елгы апасы Сәлимә, 1932 елгы абыйсы Исхак, Солтан үзе, 1937 елгы энесе Гакиль һәм 1942 елгы сеңелесе Сания дөньяга килә. Авылның күпчелек халкы кебек бик тә ярлы яшиләр, туйганчы ашарга ризык, өскә кияргә кием булмый. Аякка үзләре үргән чабатаны киеп йөриләр. Күрше Рус Урайкиносы авылының 1 классына укырга керер алдыннан Солтан да аягына киеп барыр өчен чабатаны үзе үрә. Көз көне һәм иртә язда аяклар юешләнмәсен өчен чабатага агач шакмаклар бәйләп куялар. Русча бер авыз сүз дә белмәгән малай рус телен бик тиз үзләштерә, тырышып, бөтен күңелен биреп укый. Мәләкәс педучилищесын яңа гына тәмамлап кайткан яшь мөгаллимә Елизавета Ивановна Жеманова яраткан укытучысына әверелә.

“Нәкъ менә аның сабырлыгы, түземлеге, педагогик таланты, рухи яктан бай һәм игелекле, ярдәмчел булуы аркасында без математика һәм рус теле нигезләрен өйрәнә алдык. Ул бездә белемгә тирән мәхәббәт уятты, дөньяны, тирә-юньне танып белү омтылышы тәрбияләде”,- дип яза Солтан Абдракип улы үзенең истәлекләрендә.

Әлеге вакыйгалардан соң егерме елга якын вакыт узгач, миңа Елизавета Ивановна Жеманова-Мусоркина белән Чардаклы районының Бряндино станциясе урта мәктәбендә эшләргә туры килде. Шуны ышанычлы итеп әйтә алам – ул балалар һәм аларның әти-әниләре белән аңлашып, уртак тел табып эшләүче тәҗрибәле педагог иде. Аны укучылар да, ата-аналар да яраттылар, хөрмәт иттеләр. Солтан Абдракип улы үзенең беренче укытучысын гомере буе ихтирам итеп, олылап яши. Озак еллар узганнан соң, Димитровград шәһәренә барып, аның хәлен белә. Укытучы белән укучының искиткеч җылы, истәлекле очрашуы була ул. Нәкъ менә аның үрнәге Солтан Абдракип улына тормыш юлын сайларга ярдәм итә. Яраткан укытучысы үрнәгендә ул укытучы булу карарына килә. Башта педучилищены, аннары Ульяновск дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетын тәмамлый һәм ярты гасырга якын политехника институты студентларына белем бирә.

Мәләкәс педучилищесында укып йөргәндә үк иҗтимагый тормышта актив катнаша: студентларның профком рәисе булып сайлана, оркестрда уйный, спорт ярышларыннан да читтә калмый. Ә инде Ульяновск педагогика институтына укырга кергәч, студентлар профкомы рәисе, институтның комсомол комитеты әгъзасы итеп сайлыйлар. 1956 һәм 1957 елларда икешәр ай Казахстанда комбайнер ярдәмчесе булып эшли һәм “За освоение целинных земель” медале белән бүләкләнә. 1959 елда институтны тәмамлап, биш ел комсомол органнарында хезмәт итә: Ульяновск комсомол горкомының икенче һәм беренче секретаре, промышленность буенча ВЛКСМ обкомының икенче секретаре вазыйфаларын үти. Ул вакытта Ульяновск шәһәренең комсомол активы, яшьләре үзләренең лидерын хөрмәт итә, аның үтенечләрен беркайчан да кире какмый, призывларын хуплый. Шәһәрдә агачлар утырту, урамнарны төзекләндерү буенча яшьләр өмәләре актив уза. Предприятиеләрдәге комсомол-яшьләр бригадалары арасында хезмәт ярышлары оештырыла. Мәктәп укучыларын совет халкының революцион, сугышчан һәм хезмәт традицияләре үрнәгендә тәрбияләү һәм комсомол сафларына керергә әзерләү буенча актив эш алып барыла. Ул вакытта партия обкомы һәм ВЛКСМның Үзәк Комитеты шәһәр яшьләр оешмасының максатчан, нәтиҗәле эшчәнлегенә югары бәя бирә.

“Һәркайсыбызга эш җитәрлек иде. Дус-тату, үзара аңлашып, күңелле итеп эшләдек”,- дип искә төшерә комсомол горкомы аппаратында С.А.Гиматов җитәкчелегендә хезмәткәр булып эшләгән А.П.Талынев.

Төпле белеме булган акыллы кешеләр комсомол эшендә озак тоткарланмый иделәр. Солтан Абдракип улы да җитди карарга килеп, фән өлкәсенә -Ульяновск дәүләт политехника институтына эшкә күчә һәм тиздән, 1966 елда М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты аспирантурасына укырга керә. Ул яшьләрне сәяси – политик тәрбияләү тәҗрибәсен җентекләп өйрәнә. Комсомол органнарында эшләү тәҗрибәсенә таянып, фәнни хезмәтен уңышлы әзерли. Укудагы һәм фәнни эшчәнлектәге уңышлары өчен аңа Карл Маркс исемендәге стипендия бирелә. Философия фәннәре кандидаты дәрәҗәсен алу өчен диссертациясен ул вакытыннан алда – 1969 елда уңышлы яклый. Аннары фән кандидаты үзенең политехника институтына кайтып, студентларга белем бирүгә керешә. Философия һәм фәнни коммунизм кафедрасында өлкән укытучы, доцент булып эшли. Берүк вакытта яшьләрдә актив тормыш позициясе тәрбияләү буенча эшен дәвам итә. 1973 елда Ульяновск политехника институтының Ольштын шәһәрендә (Польша) эшләүче студентлар төзелеш отрядына җитәкчелек итә.

Солтан Абдракип улының бөтен биографиясе, тормыш юлы Ульяновск политехника институты белән бәйле. Монда ул 1964 елдан 2013 елга кадәр эшли.

1977-1985 елларда ул “Белем” җәмгыятенең Ульяновск өлкә оешмасы рәисе, СССР “Белем” җәмгыятенең 8 нче съезды делегаты булып сайлана, 1982 елда Бөтенсоюз “Белем” җәмгыятенең “Актив эшләве өчен” билгесе белән бүләкләнә. Ул гомере буе бөтен нәрсәгә дә өлгерә. 1980-1985 елларда Ульяновск шәһәре үсешенең социаль-экономик проблемалары лабораториясенә җитәкчелек итә. Иҗтимагый фикерне һәм төбәк үсешен фаразлауны өйрәнү максатында социологик тикшеренү үткәрүне оештыра. Аның актив эшчәнлеген тиз күреп алалар: 1983 елда ул СССР Фәннәр академиясе каршындагы социологик ассоциация составына кертелә. 1985-1991 елларда Ульяновск КПСС обкомының лекторлар группасын җитәкли. Бу бик тә җитди һәм җаваплы эш. Обком лекторлары һәм Солтан Абдракип улы шәхсән үзе илнең эчке һәм тышкы сәясәте мәсьәләләре буенча докладлар һәм лекцияләр белән чыгыш ясыйлар. Тыңлаучыларның теләсә нинди соравына төгәл, аңлаешлы җавап бирү өчен аларга илдәге һәм дөньядагы барлык вакыйгалар турында да төгәл белеп торырга туры килә.

1991-1992 елларда УлГТУның укыту-тәрбия эше буенча проректоры буларак Индиядән килгән чит ил студентларына белем һәм тәрбия бирүдә актив катнаша, берүк вакытта политология һәм социология кафедрасында эшләвен дәвам итә. СССРның югары белем бирү өлкәсендәге казанышлары өчен югары һәм урта белем бирү министрлыгы тарафыннан “За отличные успехи” дип аталган күкрәк билгесе белән бүләкләнә. Ул шулай ук “УлГТУ ветераны”, “Хезмәт ветераны” дигән мактаулы исемнәр иясе.

Солтан Абдракип улы Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе белән беренче көннән үк хезмәттәшлек итте. Ул автономия тарафыннан оештырылган чараларга, шул исәптән краеведлар форумына бик теләп килә иде.

Ул үзенең тормыш һәм хезмәт юлын бәяләп: “Хезмәт юлым студентлар һәм укытучылар коллективлары, шәһәр һәм өлкә активы белән яхшы, дусларча, иптәшләрчә мөнәсәбәттә үтүенә язмышыма чиксез рәхмәтлемен”,- дип әйтә иде.

Ул энергиясе, көч-дәрте ташып торган, эшлекле һәм игелекле, күпләрнең хөрмәтен һәм ихтирамын казанган шәхес буларак барыбызның да хәтерендә саклана.

Рифгать АХМЕДУЛЛОВ,

Ульяновск өлкәсенең Почетлы гражданины.