Абдуллада Авыл көне гөрләп узды

Чардаклы районы Абдулла авылы халкы Авыл көнен зурдан кубып билгеләп үтте. Бәйрәм чарасы авылның 300 еллык юбилеена багышланган иде.
Көн бик тә эссе булып, иртәдән кичкә кадәр кояш кыздыруына карамастан, олысы да, кечесе дә мәчет каршындагы киң мәйданга җыелган иде. Хәтфә үләнле әлеге мәйдан бу көнне ерак юлны якын итеп кайткан туганнарның, күршеләр һәм классташларның күрешеп сөйләшү урынына әверелде. Алар авылның, “Алга” колхозының үткәненә һәм бүгенгесенә багышланган фоторәсемнәр күргәзмәсен карап, таныш йөзләрне эзләделәр. Әсән авылы мәчетендә олы ядкарь булып сакланган тормыш-көнкүреш әйберләре дә күпләрнең игътибарын җәлеп итте. Хәләл иттән әзерләнгән шашлык, камыр ризыклары һәм хуш исле чәй белән сыйланырга теләүчеләр дә озын чират булып баскан иде. Авылның тынгысыз йөрәкле хат ташучысы Рузия Закирова һәм аның оныгы Ралина бәйрәмгә килгән барча кунакларны да затлы вә татлы чәкчәк белән каршы алдылар. Шушы баллы чәкчәкне тәмләп караганнан соң, Абдулла авылы хуҗабикәләренең уңган, аш-суга оста булуына тагын бер тапкыр сокландык.
Ә Авыл көнен Абдулла мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Абдреевның азан әйтеп, Коръәни-Кәримнән сүрә укуы белән башлап җибәрделәр. Ул бәйрәмнең мөбарәк булуын, ил-көннәребезгә иминлек, тынычлык теләп дога кылдырды. Аннары озак еллар авыл мәктәбен җитәкләгән Рөстәм Файзуллов Абдулланың тарих сәхифәләре белән таныштырып үтте. Безнең Абдулла һәм Әсән авылларына унсигезенче гасыр башында Нижгар якларыннан күченеп килгән мишәр татарлары нигез салган, диде Рөстәм Габдулхак улы. Ә Самара өлкәсенең татар төбәкчеләре җәмгыяте җитәкчесе Шамил Галимов өлкәнең үзәк архивында Абдулла авылына 1725 елда нигез салынуын раслаучы рәсми документка тап булуы турында хәбәр итте. Әлбәттә, бу җирләр Идел Болгарстаны дәүләте территориясенә кергән, монда халык элек тә яшәгән, диде ул.
Бәйрәмне оештыру максатында зур көч куйган, финанс чыгымнарны тулысынча үз өстенә алган “Алга” хуҗалыгы җитәкчесе Самат Насыйров бөтен гомерләрен колхоз кырларында һәм фермаларында хезмәт итүгә багышлаган хөрмәтле ветераннарга, Абдулланы яшәтергә тырышучы авыл яшьләренә, илебезнең төрле почмакларыннан кайткан авылдашларына рәхмәт сүзләрен җиткерергә ашыкты. Ул тыл хезмәтчәннәренә һәм сугыш чоры балаларына – Зөлхүбә Мингалеева, Мәдинә Сабирова, Разия Гельметдинова, Гөлбәхрәм Насыйрова, Мәгзия Хөснетдинова, Зөһрә Абдуллаева, Хавания Шарафутдинова, Гөлфия Яруллова, Мөнирә Яруллова, Әнүзә Камалеева, Роза Багаутдинова, Гөлсинә Ахмерова, Мәрьям Рафикова, Разия Закирова, Надия Дигандирова, Роза Зәйнуллова, Сәйдә Яруллова, Зифа Камалова белән Хинә Шигапованы сәхнә түренә чакырып, истәлекле бүләкләр тапшырды. Шушы апаларыбыз – авылыбызның иң өлкән яшьтәге кешеләре, диде Самат Солтан улы. Авыл бәйрәмендә шулай ук күпләргә үрнәк булырлык гаилә парларын хөрмәтләделәр. Дистә еллар дәвамында язмыш сукмагыннан бергә атлаучы Равил һәм Наилә Абдреевлар, Җәмил һәм Наилә Валитовлар, Равил һәм Алия Гизятулловлар, Рафаэль һәм Наилә Ахтямовлар, Минсәлим һәм Бәхиҗә Ахмедуллиннар, Равил һәм Рузалия Хайрутдиновлар, Дамир һәм Хәдия Галиакберовлар, Наил һәм Мөнирә Миннекаевлар, Җәмил һәм Надия Хафизовлар, Касыйм һәм Рамилә Усмановлар, Ирек һәм Миләүшә Фиргалиевлар, Камил һәм Слу Шарафутдиновлар, Рафаэль һәм Нәркизә Файзулловлар, Шамил һәм Гөлфия Гизятулловлар, Габдулла һәм Гөлкәй Абдреевлар, Гадел һәм Наилә Насыйровлар хуҗалык җитәкчесеннән рәхмәт сүзләре ишетеп, кыйммәтле бүләкләр алу бәхетенә ирештеләр. Һәркемнең хәтерендә озак еллар сакланырлык күркәм бәйрәмдә СВОда – махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашларының якыннарын да олыладылар. Рөстәм Булатов, Альберт Хайрутдинов белән Марат Шараповның туганнарына бүләкләр тапшырылды. Ә Самат Насыйровның улы Рәдиф бәйрәм башланыр алдыннан СВО зонасыннан кыска вакытлы ялга – отпускыга кайтып төште. Әти-әнисе, якыннары, дуслары өчен бу әйтеп бетергесез зур сөенеч булды. Шулай ук кыска вакытлы ялга кайткан Илдар Халиуллов та авылдашларының бәйрәм шатлыгын уртаклашты. Туган ил алдындагы изге бурычын үтәп, Россия армиясе сафларында хезмәт итеп кайткан Эмиль Минрахимовны да истәлекле бүләк белән сөендерделәр.
Ә Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин бай тарихлы Абдулла авылын, “Алга” колхозын тулы канлы тормыш белән яшәтүе, өлкә күләмендә үткәрелгән милли һәм дини чараларга спонсорлык ярдәме күрсәтүе өчен Самат Насыйровка рәхмәт сүзләрен җиткерде. Безнең Ульяновск өлкәсендә нибары ике колхоз калды, шуларның берсе Чардаклы районы Абдулла авылында, икенчесе Вешкайма районы Ермоловка авылында эшләп килә, икесенә дә булдыклы, милләт җанлы ир-егетләребез җитәкчелек итә, диде ул. Мохтарият җитәкчесе фидакарь милләттәшләребезгә бүләкләр дә алып килгән иде. Лилия Зәйнуллина һәм Сәмәрия Насыйрова – өлкә татар автономиясенең Рәхмәт хаты, Самат Насыйров Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Абдулла авылында туып үсеп, тормыш юлында зур дәрәҗәләргә ирешкән күренекле шәхес – Ульяновск өлкәсенең Почетлы гражданины Рифгать Ахмедуллов үзенең күңел хатирәләре белән бүлеште. Безнең буын вәкилләренең балачагы авыр сугыш елларына туры килде, бер телем икмәккә тилмереп үстек, әмма язмыш сынауларына бирешмичә, укып чыктык һәм чын кеше булып, үзебездән соң якты эз калдырып яшәргә тырыштык, диде ул. Рифгать Фазулла улы Абдулла авылы тарихы турында китап чыгарган, күренекле галим һәм мәгърифәтче Закир Кадыйрига һәйкәл куйган, обелискны яңартып торган өчен Самат Насыйров белән авыл халкына рәхмәт сүзләрен җиткерде. Тарихын, үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, ә Абдулла авылының иртәгәсе көне якты, өметле, дип белдерде Рифгать ага.
Татар милли-мәдәни автономиясенең Чардаклы бүлекчәсе җитәкчесе Җәүдәт Мубинов та истәлекләре белән уртаклашты. Институтны бетергәннән соң миңа “Алга” колхозында партком секретаре булып эшләргә туры килде, шуңа күрә авыл халкының күбесен яхшы хәтерлим, Самат Насыйровны Совет Армиясе сафларына озату мизгелләре дә бүгенгедәй күз алдымда, диде ул. Район автономиясе рәисе Сабантуй бәйрәмен, Татар теле һәм мәдәнияте көннәрен, Авыл көнен оештыруда актив катнашучыларга Рәхмәт хатлары белән истәлекле бүләкләр тапшырды.
“Өмет” газетасының баш редакторы Исхак Хәлимов тормыш һәм хезмәт юлындагы уңышлары белән Абдулла авылының яхшы данын еракларга тараткан олуг шәхесләрне телгә алып үтте. Ерак Төркиядә дәфен кылынган галим Закир Кадыйри, СССРның, РСФСРның һәм ТАССРның халык артисты Габдулла Шамуков, Россиянең атказанган укытучысы Рифгат Ибраһимов, Бөек Ватан сугышы каһарманы, совет һәм партия эшлеклесе Газис Мавзютов, өлкә татар автономиясе рәисе урынбасары Рифгать Ахмедуллов, медицина фәннәре докторы, йөрәккә операцияләр ясаучы профессор Фәһим Рахматуллов һәм ветеринария фәннәре докторы, профессор Эмиль Рахматуллинның исемнәре Абдулла тарихына алтын хәрефләр белән язылган. Исхак Хасибулла улы “Өмет”не халыкка таратуга зур өлеш кертүче хат ташучыларга – Рузия Закирова белән Җәмилә Миннирахимовага редакциянең Рәхмәт хатларын тапшырды.
Авыл көненә багышланган бәйрәмнең концерт программасы бай эчтәлекле итеп төзелгән иде. Популяр җырчы, Татарстанның халык артисты Рәсим Низамов өч сәгать дәвамында тамашачыны дәртле һәм моңлы җырлары белән сөендерде. Казанның данлыклы “Сәйдәш” бию төркеме чыгышын да көчле алкышларга күмделәр. Бәйрәмне искиткеч оста алып баручы Ильмир Абдулла авылы тарихы буенча кызыклы һәм мавыктыргыч викторина да үткәрде. Ул татар дөньясы яңалыклары, халкыбызның шанлы вә данлы тарихы белән танышып бару өчен “Өмет” газетасына язылырга киңәш итте. Бу газета Абдулла авылы һәм “Алга” колхозы тормышын да даими яктырта, диде Ильмир. Шулай ук авыл үзешчәннәре дә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Мисал өчен, Сәмәрия Насыйрова әниләргә багышланган җырын тәкъдим итте. Авылның моңга гашыйк хатын-кызлары да аңа кушылып җырладылар. Үрән авылыннан Гөлсинә Герасимова белән Наилә Әхмәтвәлиева музыкаль күчтәнәч алып килгәннәр иде. Димитровград шәһәренең “Сүнмәс йолдызлар” ансамбле солисты Суфия Зәйнуллованың моңлы җыры да дәртләндереп җибәрде.
“Җиде меңнән артык татар яшәгән Чардаклы районында беренче тапкыр Авыл көне шулай зурлап уздырылды. Районыбызның барлык татар авыллары да Абдулла авылыннан үрнәк алып, үз авылларының юбилейларын үткәрсеннәр иде. Әлеге бәйрәм безнең бергә һәм бердәм булуыбызны, телебезне һәм мәдәниятебезне саклап калып үстерергә тырышуыбызны, татар авылларын яшәтергә омтылуыбызны күрсәтте. Әгәр татар авылы яши икән, димәк, туган телебез, ана телебез дә яшәячәк. Авылларны гөрләтеп, тулы канлы тормыш белән яшәтү өчен Самат Солтан улы Насыйров кебек тырыш, булдыклы, милләт җанлы, иманлы, үз җиренең чын патриоты булган җитәкчеләр кирәк”,- ди Чардаклы районының Мактаулы гражданины Җәмил Хакимов.
Тарих битләрендә урын алырлык Авыл көне – Абдулла авылының 300 еллыгына багышланган бәйрәм узып та китте. Бу көннәрдә “Алга” хуҗалыгы игенчеләре урып-җыю эшләренә керешә. Димәк, тормыш дәвам итә, авыл тарихының яңа сәхифәләре языла.
Исхак ХӘЛИМОВ.