Татар мәктәбендә төпле белем бирәләр

Димитровград шәһәренең Г.Тукай исемендәге 22 нче мәктәбендә 11 классны тәмамлаучыларга өлгергәнлек аттестатлары тапшыру тантанасы узды.

Шәһәрнең бердәнбер татар мәктәбендә төпле белем һәм тәрбия алган егетләр һәм кызларны мәктәп директоры Мөнирә Джумаева, шәһәр Думасы депутаты, шәһәр татар автономиясенең президиумы әгъзасы Габдулхак Мурзаханов, Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт Мухутдинов, шәһәр хакимияте һәм шәһәр мәгариф идарәсе, мәктәпнең ата-аналар комитеты вәкилләре сәламләде. Алар мөстәкыйль тормыш юлына басарга җыенучы яшьләргә уңышлар, барлык хыялларының да тормышка ашуын теләделәр.

Быел 22 нче мәктәпнең 11 классын 15 укучы тәмамлаган. Алар арасында ЕГЭны – бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, урта мәктәпне алтын һәм көмеш медальгә бетерүчеләр дә бар. Барлык фәннәрне дә тирәнтен үзләштергән Алинә Гизятуллованы алтын медаль белән бүләкләделәр, ә Софья Валиуллина, Азамат Гиматдинов һәм Ралина Хузяева көмеш медаль алу бәхетенә ирештеләр. Аеруча тырыш, өлгер ике укучы – Ләйсән Абдулганиева белән Лилия Нурмухаметова 9 классны “бик яхшы” билгеләргә – “отлично”га тәмамлаганнар.

“Мәктәбебезне тәмамлаучылар, һәрвакыттагыча, Ульяновск, Казан, Самара һәм Мәскәү югары уку йортларында белем алуларын дәвам итәргә ниятлиләр. Максатка омтылучы егетләребез һәм кызларыбыз медицина вузлары, юристлар әзерләүче факультетларын сайлыйлар. Шулай ук педагог, хәрби хезмәткәр һәм экономист булырга теләүчеләр дә бар”,- ди мәктәп директоры Мөнирә Джумаева.

Әлеге мәктәптә балалар татар телен 1 класстан 11 класска кадәр аерым предмет буларак өйрәнәләр. Биредә шулай ук татар халкының тарихын, милли мәдәниятен һәм сәнгатен, гореф-гадәтләрен, йолаларын, дини традицияләрен өйрәнү өчен дә бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Мәктәп карамагында музей, иҗат коллективлары эшләп килә.