Сабантуйның онытылмас мизгелләре

Иске Майна районы Иске Кызылсу авылында татар халкының гасырлардан килгән милли бәйрәме – Сабан туе узды.
Шушы истәлекле ялан – Алма бакчасы – аның матурлыгы, чисталыгы, бөтен яктан да уңайлылыгы нәкъ менә шундый чаралар үткәрү өчен махсус эшләнгән диярсең. Әлеге яланны бик матур куаклар әйләндереп алган. Ялан тулы халык, үзешчән сәнгать осталары, шәрәфле кунаклар... Олы мәйдан уртасында милли уеннар оештыру өчен мәйданчылар билгеләнгән: авыш колга башына үрмәләп менү, капчык сугышы, халык уеннары, көрәш мәйданы һәркемнең игътибарын җәлеп итте. Печән чабучылар, утын кисүчеләр һәм яручылар мәйданчыклары да кызыклы һәм мавыктыргыч итеп оештырылган иде. Шунда ук балалар өчен батут та эшләп торды. Кунакларны сәхнә янында җәелеп киткән “Без авылда яшибез” дип аталган бай эчтәлекле күргәзмә һәм эскәмиягә утырган әби белән бабай макетлары каршы алды. Кемдер истәлеккә фоторәсемгә төште, кемдер экспонатлар карады, кемнәрдер әби һәм бабай белән бергә утырып чәй эчте... Халык бәйрәме менә шундый була ул! Ялан буена сибелгән халык чүгәләгәннәр дә, кайсысы җиләк җыя, кайсысы аны тәмләп ашый. Иске Кызылсу җиләген күчтәнәч итеп алып кайтыйк әле, диләр. Менә тагын бер мәйданчык. Монда күрше Ертуган авылы уңганнары күмер самавыры кайнатып, кунакларны мәтрүшкәле чәй һәм татлы чәкчәк белән сыйлыйлар. Алар шулай бер-берсенә ярдәм итеп яшиләр икән. Без аларга бик рәхмәтле, ди бәйрәмне оештыручылар.
Үзешчән сәнгать осталары концерты бара, уеннар уйнала, көрәш мәйданы шау-гөр килә. Күңелләр күтәренке. Авылдашлар туганнары, күршеләре, дуслары, классташлары белән күрешәләр, бер-берсе белән сөйләшеп туялмыйлар. Сабантуй менә шундый бәйрәм бит ул!
Кунакларны, сәнгать коллективларын сыйлау бүлмәсе дә буш тормады. Кунакчыл Кызылсу һәм Ертуган аш-су осталары һәрберсенең күңелен күрделәр.
Милли уеннар да гөрләп барды. Оештыручылар аларны бик оста итеп үткәрде. Һәрберсен санап китәр идек тә, газетада урын җитмәс. Уеннарны уңган, булган апа-абыйлар, егет-кызлар оештырды.
Гөрләде, уйнады, җырлады һәм биеде киң мәйдан. Бирим дисә колына, чыгарып куяр юлына, дигән күк көне дә бик матур, кояшлы булды бит. Менә бу чын, борынгы Сабантуй булды! Бергә эшләгән эш һәрчак уңа, диләр. Әлеге эшне оста итеп оештырган Урайкино авыл җирлеге хакимият башлыгы Наҗия Усмановага, чараны оештыруда катнашучыларга соклануымны белдерәсем килә. Булдырдыгыз, милли бәйрәмебезне матур итеп, җиренә җиткереп үткәрдегез, кызылсулылар!
Гөлсинә ГЕРАСИМОВА,
“Ак калфак” оешмасының Чардаклы район бүлекчәсе җитәкчесе.