Зур Чирекле мәктәбе укучылары имтиханнарда сынатмаганнар

Николаевка районы Зур Чирекле урта мәктәбенең 9 һәм 11 классларын тәмамлаучыларның чыгарылыш кичәсе узды. Аларга тантаналы рәвештә төп һәм урта гомуми белем алу турында аттестатлар тапшырылды.

Мәктәпне тәмамлаучы егет-кызларны мәктәп директоры вазыйфаларын башкаручы Гүзәл Гафарова, Никулино авыл җирлеге хакимияте белгече Кадрия Нугайбекова, авыл мәчете имам-хатыйбы Усман хәзрәт Рафиков, ата-аналар һәм укытучылар котлады. Шулай ук Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русскихның тормыш юлын башлап җибәрүче яшьләргә видеомөрәҗәгате яңгырады.

Быел Зур Чирекле урта мәктәбен өч укучы – алтын медальгә, ә бер укучы көмеш медальгә тәмамлаган. 9 классны бетерүче алты укучыга отличие белән аттестатлар тапшырганнар. Аларның күбесе укуларын туган авыллары мәктәбендә дәвам итәргә җыена. Ә урта мәктәпне тәмамлаучылар югары уку йортларына һәм техникумнарга керергә ниятли.

“Тырыш, булдыклы, белемле егетләребез һәм кызларыбыз тормыш юлында зур уңышларга ирешеп, авылыбыз һәм мәктәбебезнең яхшы данын еракларга таратырлар дип ышанабыз. Иң мөһиме – алар чын кеше, илебезнең лаеклы гражданнары, Ватаныбыз патриотлары булсыннар”,- ди мәктәп директоры вазыйфаларын үтәүче Гүзәл Рәшит кызы Гафарова.