Үрнәк гаиләләр

Губернатор Алексей Русских Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Ульяновск өлкәсенең үрнәк булырлык парларын бәйрәм уңаеннан тәбрикләде.

Бәйрәм көнендә өч яшь парның никахларын рәсми рәвештә теркәү тантанасы да узды. Гаиләләргә дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтү – “Гаилә” илкүләм проектының төп юнәлешләреннән берсе.

“25 елдан артык бергә яшәп, балалар үстергән бер мең гаилә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале белән бүләкләнде. Ә 50 елдан артык бергә гомер итүче 128 гаилә пары “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” билгесенә лаек табылды. Безнең Ульяновск өлкәсендә һәр дүртенче сабый күп балалы гаиләдә үсә. Һәм соңгы ун ел эчендә аларның саны ике тапкыр артты. Әлеге ата-аналарның хезмәте, көндәлек батырлыгы дәүләт тарафыннан лаеклы рәвештә бәяләнә. Алар федераль үзәкнең иң югары бүләгенә – “Ата-ана даны” орденына, төбәкнең “Ана даны”, “Ата даны”, “Балалар тәрбияләп үстергән өчен” билгеләренә лаек булды. Безнең өчен гаиләләргә ярдәм итү – ул сүзләр генә түгел, ә конкрет эшләр, конкрет ярдәм чаралары. Төбәгебездә ярдәм чараларының саны 50дән артык инде”,- диде Губернатор.

Төбәгебез башлыгы гаилә парларына дәүләт бүләкләрен дә тапшырды. Сенгилей районы Силикатный бистәсендә гомер кичерүче бәхетле пар – Мәвлет Самәт улы белән Гөлҗиһан Мәвлет кызы Бәшировлар Ульяновск өлкәсе Губернаторының “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” дип аталган почет билгесе белән бүләкләнде.