Рөстәм Фаткуллин – билбау көрәше буенча бронзалы чемпион

Чардаклы районы Үрән авылының батыр егете Рөстәм Фаткуллин билбау көрәше буенча дөнья Кубогында бронза медальгә лаек булды.
Башкалабыз Мәскәүнең Коломино паркында узган халыкара ярышлар төрле илләрнең иң яхшы көрәшчеләрен бер мәйданга җыйды. Ульяновскиның Дмитрий Разумовский исемендәге спорт мәктәбе укучысы әлеге бәйгенең 60 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә өченче урынны алды.