Мәхәббәт һәм тугрылык өчен

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Миннәмин Әнвәр улы белән Әлфия Госман кызы Сафиннар гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылды.

Миннәмин Әнвәр улы белән Әлфия Госман кызы Сафиннар 1994 елның 20 августында гаилә корып җибәрәләр. Дус-тату, аңлашып яшәп, алар ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер балдан татлы ике оныклары да бар инде.

Гаилә башлыгы Миннәмин Әнвәр улы “кайнар нокта”да, Әфганстанда хезмәт иткән. Армиядән соң туган авылына кайтып, Фрунзе исемендәге колхозга эшкә урнашкан. Хәзерге вакытта ул сугыш хәрәкәтләре ветераны. “Газпром газораспределение Ульяновск” ширкатенең Яңа Малыклы газ хезмәте бүлекчәсендә эшли.

Әлфия Госман кызы – Зирекле Куак авылы администраторы. Аның тырышлыгы белән авылда берничә зур проект тормышка ашырылган. Мисал өчен, авыл зиратына илтүче юлны яңартканнар, авыл мәдәният йорты бинасының түбәсен ремонтлаганнар, авыл урамнарындагы автомобиль юлларын төзекләндергәннәр.

Сафиннар гаиләсе СВО – махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм җыеп озатуда һәм волонтерлык хәрәкәтендә актив катнаша.

Миннәмин һәм Әлфия гаиләсе ярты сүздән үк аңлашып, дус-тату яши. Балалары әти-әниләреннән үрнәк алып, бер-берсе белән аралашырга, ата-ананы, туганнарны һәм якыннарны олыларга, хөрмәт итәргә өйрәнәләр. Шатлык-сөенечтә дә, кайгы-хәсрәттә бер-береңә терәк һәм таяныч, кирәк булу – әлеге гаилә кешеләренә хас күркәм сыйфат.