Йорт территорияләре төзекләндерелә

“Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты буенча Ульяновскиның 18 йорт территориясендә төзекләндерү эшләре дәвам итә.
Губернатор Алексей Русских өлкә үзәгендәге объектларда башкарылган эшләрнең сыйфатын тикшерде.
“Быел без “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты һәм “Минем йортым” өлкә программасы буенча 200дән артык йорт территориясен тәртипкә китерәбез. Бүген Ульяновскиның Засвияжье районындагы биш адрес буенча эшләрнең барышын тикшердем. Барлык объектларда да тротуарлар яңартылган, төнлә йортлар яктыртыла, эскәмияләр һәм чүп савытлары куелган. Йорт территорияләре илкүләм проект буенча яңартыла”,- дип белдерде Алексей Русских.
Шулай ук илкүләм проект буенча Инза, Барыш, Новоульяновск һәм Димитровград шәһәрләрендә йорт территорияләре төзекләндерелә.