Гаилә – кешенең терәге һәм таянычы

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан җирле үзидарә үсешенең Бөтенроссия ассоциациясе традицион гаилә кыйммәтләрен алга сөрүче муниципаль берәмлекләр башлыклары белән очрашу үткәрде. Безнең Ульяновск өлкәсеннән әлеге очрашуда Чынлы районы Новоникулино авыл җирлегенең хакимият башлыгы Илдар Салахов катнашты.
Салаховлар дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Өлкән уллары Илнар белән Илгизәр югары уку йортларын тәмамлап, армия сафларында хезмәт итеп кайтканнар һәм мөстәкыйль тормыш юлын башлап җибәргәннәр инде. Өченче уллары Илсаф быел 10 классны бик яхшы билгеләргә генә бетергән. Ә 13 яшьлек Самира – мәктәпнең патриотик клубы әгъзасы, вокал белән шөгыльләнә, үткән елдан бирле “Сердечный зов” волонтерлык группасына йөри, районда һәм Ульяновскиның хәрби госпиталендә яралы сугышчылар алдында хәйрия концертлары белән чыгыш ясый.
“Хатыным белән икебез дә күп балалы гаиләләрдә үстек, шуңа күрә үзебезнең дә балаларыбыз күп булуын теләдек. Гаилә – кешенең терәге һәм таянычы, ул зуррак, ишлерәк булган саен кеше аягында ныграк басып тора. Без дүрт балабыз – өч улыбыз һәм бер кызыбыз булуы белән чиксез бәхетле. Балаларыбызның яхшы кешеләр, илебез патриотлары булып үсүләренә шатланабыз”,- ди Илдар.