Татар дөньясында
Бөтенроссия авыл Сабан туе

Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәрендә XV Бөтенроссия авыл Сабан туе узды. Милли бәйрәмебезгә Бөтендөнья татар конгрессы Ростов өлкәсеннән алып Бурятиягә кадәр дистәләгән төбәктән меңләгән татар милли-мәдәни оешмалары вәкилләрен бергә җыйды.
Чарада мәртәбәле кунаклар - Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Киров өлкәсе губернаторы Александр Соколов, Пенза өлкәсе губернаторы Олег Мельниченко, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашты.
Бәйрәмнең тантаналы өлеше башланыр алдыннан кунаклар төбәктә яшәүче халыкларның мәдәниятен һәм көнкүрешен чагылдырган ишегаллары белән танышты. Сабантуй мәйданында нократ, татар һәм башкорт йортлары тәкъдим ителгән иде. Биредә һәркем милли бәйрәм рухын тоя алды: милли ризыклардан авыз итеп, традицион һөнәрләр, халык киемнәре белән танышып, җирле халыкларның мәдәнияте һәм тормыш рәвеше турында күбрәк белергә мөмкин булды. Кул эшләре күргәзмәсе һәм ярминкәсе дә зур кызыксыну уятты.
Рәсми сәламләүләрдән соң Бөтенроссия авыл Сабан туеның күчмә символын - «Тулпар ат»ны тапшыру тантанасы узды. Киров өлкәсе губернаторы Александр Соколов символны Пенза өлкәсе губернаторы Олег Мельниченкога тапшырды. Киләсе елда XVI Бөтенроссия авыл Сабан туен Пенза өлкәсе кабул итәчәк.
“Җәйге ялга – авылга!”
“Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының “Җәйге ялга – авылга!” исемле күчмә утырышы узды. Чарада 7 төбәктән, 1 чит илдән һәм Татарстан районнарыннан 100гә якын делегат катнашты.
Утырыш Теләче районының Баландыш авылында башланып китте. Биредә кунаклар авыл җирлегендәге чишмәләр, авыл музее белән танышты. «Пар аккошлар» гаилә паркында уракка төшү күренеше тәкъдим ителде. Шулай ук чалгы таптау, әйрән ясау буенча остаханә эшләде, шифалы үлән чәйләреннән күргәзмә оештырылды.
Аннары кунаклар Теләче җирлегендәге Сабантуй мәйданында булды, районда җитештерелгән товарлар күргәзмәсе белән танышты. Шулай ук татар, рус, керәшен йортларында кунак булдылар.
Татар атларын үрчетүче шәхси эшмәкәр Сәгыйть Гиниятуллин биләмәләрендә фермер хуҗалыгы тормышы белән таныштылар. “Богородские розы” теплицасының эшчәнлеге дә кунакларга үрнәк итеп күрсәтелде.
“Киләчәк” яшьләр үзәгендә үткән пленар утырышта “Җәйге ялга – авылга!” темасына багышланган чыгышлар яңгырады. Теләче җирлегендә балаларның җәйге ялын авылда оештыру тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
Пленар утырыштан соң кунаклар шәхси эшмәкәр Рифкать Шәфиковның «Туган авыл» күңел ачу комплексы белән таныштылар. Биредә хуҗалык сабыны ясау, балчыктан чүлмәк ясау кебек остаханәләр тәкъдим ителде.
Бөтендөнья татар конгрессының матбугат үзәге.