Гомеркәем генә чикләнгән...

Биш ел элек, 2020 елның 4 июлендә безнең гаиләбез бик зур югалту кичерде. Зирекле Куак авылында туып үскән газиз улыбыз Айрат Әгъләм улы Аглиуллов, 25 яшен дә тутырмыйча, фаҗигале рәвештә безнең арабыздан китеп барды. Баласын югалткан ата-ананың кайгысын вакыт та, сөенечле вакыйгалар да баса алмый. Шундый авыр хәсрәтне үз башларыннан үткәргән кешеләр генә безнең хәлебезне аңлыйлардыр.

Улыбыз полициядә хезмәт итте. Матур гына гаилә корып, сабыйлары тууын көтәләр иде. Тик Айратыбызга кызының дөньяга килүен күрергә, әти булу шатлыгын кичерергә насыйп булмады. Хәзер оныгыбыз Азалиягә 4 яшь инде. Ул әтисен фоторәсемнән күреп кенә белә. Әтием кайчан кайта инде, дип сабый һәрвакыт сорый. Әтисенең беркайчан да кайтмаячагын нарасый бала аңлап бетерми шул әле.

Улыбызның якты истәлегенә багышлап бәет яздык. Ул газиз балабызның рухына дога булып ирешсен иде. Балакаебызның рухы шат, караңгы гүре якты, урыны җәннәттә булсын.

Әти-әнием, газизләрем минем,

Ни хәлләрдә гомер итәсез?

Сагынуларга сезне чыдап булмый,

Ә сез, белмим, ничек түзәсез?

 

Әнием-бәгърем, каберемә килеп,

Елап-елап дога кыласың.

Шул чакта җылы яңгыр булып

Кайгыларны килә юасым.

 

Әбекәем, синең догаларны

Таң җилләре миңа китерә.

Алар миңа рухи ризык була,

Каберемә нурлар иңдерә.

 

Кызым, балам, кичер мине, зинһар,

Күрми киттем синең үскәнне.

Тәүге мәртәбә җиргә аваз салып,

Туп-туп атлап йөреп киткәнне.

 

Синең өчен, Азалия кызым,

Йолдыз булып ярсып янармын.

Яшәү дигән тормыш юлында

Бәла-казалардан саклармын.

 

Румия, җаным, беләм, авыр сиңа,

Күз яшьләрең һаман кипмәгән.

Бик кадерләр идем сезне, җаныем,

Гомеркәем генә чикләнгән.

 

Сеңелкәем минем, Аделинам,

Чибәр булып үсеп җиткәнсең.

Син таянычы әти-әнинең,

Бәхет чишмәләрең кипмәсен.

 

Кичерегез мине, кадерлеләрем,

Салдым сезне авыр кайгыга.

Ярамый шул Аллаһы биргән язмышны

Ак кәгазьгә күчереп язарга.

Аглиулловлар гаиләсе.