Наил Таировның "Акчуриннар" китабы дөнья күрде

Казан шәһәренең Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсендә профессор, тарих фәннәре докторы Наил хаҗи Таировның "Акчуриннар" китабын укучыларга тәкъдим итү кичәсе узды.
Бу вакыйга бер түбә астына күренекле галимнәрне, мәдрәсәнең читтән торып уку бүлеге шәкертләрен, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен һәм Татарстанның мәдәни һәм тарихи мирасы белән кызыксынучыларны җыйды.
Кичәдә китап авторыннан тыш тарих фәннәре докторлары Илдус һәм Дания Заһидуллиннар, “Безнең мирас” һәм “Мәдәни җомга” басмаларының баш мөхәррире Ләбиб хаҗи Лерон, атаклы драматург һәм язучы Данил ага Салихов, танылган каләм иясе - журналист Линар Гобәйдуллин һәм башкалар катнашты.
Китапта XIX гасырның икенче яртысы – XX гасыр башында танылган сәүдәгәрләр һәм фабрикантлар, хәйриячеләр һәм меценатлар – Акчуриннарның тормышы һәм күпкырлы эшчәнлеге турында материаллар тупланган. Бу нәселнең Россиянең промышленность-техник алгарышына һәм татар халкының социаль-мәдәни үсешенә керткән өлеше аеруча әһәмиятле.
Очрашуның модераторлары - мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин һәм мәдрәсә музее мөдире Зөлфәт хәзрәт Мингалиев. Ильяс хәзрәт кичәне ачып җибәреп, киләчәк буыннар өчен китапның мәдәни әһәмиятен ассызыклап үтте. Ул Наил аганың күпкырлы эшчәнлегенә, фидакарьлегенә, милләтпәрвәрлегенә басым ясады.
Беренче сүз алып Наил хаҗи бу эзләнүләренең тарихын, иҗат чишмәсенең чыганакларын бәян итте һәм Акчуриннар нәселенең күренекле вәкилләрен искәртте, бу олуг эшне башкарып чыгарга булышкан “Җыен” фондына, профессор Заһидуллиннарга, мәдрәсә коллективына рәхмәтләрен җиткерде.
Илдус ага китапка бик олы бәя бирде. Ул профессор Таиров үз китабында акчуралыларның татар мәдәниятен, мәгарифен һәм сәнәгатен үстерүгә йогынтысын тирән анализлаганын бәян итте. Дания ханым Наил аганың бу хезмәте милләтебез тарихын өйрәнүгә зур өлеш кертә һәм яшь буында ата-бабалар мирасына кызыксыну уята, яшьләрне үз халкының тарихын өйрәнергә дә дәртләндерә дип бәя бирде. Ләбиб ага һәм Данил ага Акчуриннар нәселеннән булган күренекле шәхесләр белән аралашканда туган уй-фикерләре белән бүлештеләр, профессор Таиров эшенең аеруча мөһимлеген ассызыкладылар. Линар Гобәйдуллин Акчуриннарның мәдәни мирасын саклау мәсьәләләренә тукталды.
Профессор Таиров укучылар белән бик теләп аралашты, аларның сорауларына җавап бирде һәм татар мәдәнияте, мәгарифенең киләчәге турындагы фикерләре белән уртаклашты. Мәдрәсә шәкертләре дә очрашуда актив катнаштылар, авторга сораулар бирделәр һәм бу китапның әһәмияте турындагы фикерләре белән уртаклаштылар. Мәдрәсә шәкертләре исеменнән Екатеринбург шәһәреннән килгән Өлфәт ага чыгыш ясады.
Очрашуда катнашучылар китапның төрле аспектлары, шул исәптән аның фәнни кыйммәте һәм белем бирү процессында практик кулланылышы турында да фикер алыштылар.
Очрашу автограф-сессия белән тәмамланды, анда теләгән кеше авторның шәхси имзасы куелган китап нөсхәсен ала алды. Китапларны “Җыен” фонды исеменнән Фуад ага алып килгән иде.
“Акчуриннар" фәнни-популяр җыентыгы басылып чыгу һәм киң укучыларга тәкъдим итү “Җыен” фонды, галимнәр, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә өчен генә түгел, бөтен татар җәмгыятчелеге өчен мөһим вакыйга булды. Ул мәдәни мирасны, буыннар хәтерен саклауның әһәмиятен ассызыклады һәм катнашучыларны киләчәктә үз халкының, милләт зыялыларының тарихын өйрәнергә рухландырды.