Берлекнең шәрәфле әгъзасы
Ульяновск өлкә татар язучылары берләшмәсе әгъзасы, Татарстанның Чүпрәле районында яшәп иҗат итүче Азат Вахитов Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы итеп кабул ителде.
Берлек рәисе Ркаил Зәйдулла Азат Вахитовка тантаналы рәвештә таныклык тапшырды. Азат Мөхәррәм улын чын күңелдән котлыйбыз һәм яңа иҗат уңышлары телибез.
Азат Мөхәррәм улы – “Өмет” газетасының актив авторы. Аның милли рух белән сугарылган, көн кадагына туры китереп язылган шигырьләрен һәм гыйбрәтле хикәяләрен укучыларыбыз яратып укыйлар. Ул өлкә татар автономиясе, 17 нче китапханә, Татар мәдәният үзәге һәм Татарстан Язучылар берлегенең Ульяновск бүлекчәсе тарафыннан оештырылган бер генә милли-мәдәни чарадан да читтә калмый. Каләм иясенең иҗат җимешләре яңа гына табадан төшкән “Сембер язлары” әдәби альманахында урын алды.