Артур Хакимов - дөнья чемпионы

Чардаклы районы Үрән авылында туып үскән яшь көрәшче Артур Хакимов дөнья чемпионы исеменә лаек булды. Ульяновск шәһәре һәм өлкәсе өчен бу зур шатлык!

Россия Герое Дмитрий Разумовский исемендәге спорт мәктәбендә һәм ULSAMBO73 спорт мәктәбендә тәрбияләнгән көрәшче Артур Хакимов 70 килограммга кадәрге авырлык категориясендә билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионы булу бәхетенә иреште.

Чемпионатның төп интригасы - ярымфинал схваткасы булды. Анда Артур дөнья чемпионы титулын саклап килгән Ислам Фаляхов белән көч сынашты. Алар келәмдә моңа кадәр очрашкан иделәр инде - Россия чемпионатының финалында. Ул чакта көрәш 30 минут дәвам итте һәм Артур көч-хәл белән җиңү яулады.

Бу юлы ул Фаляховны 4:1 исәбе белән отты һәм Фаляхов, зур травма алып (кулын сындырды), көрәшне туктатырга мәҗбүр булды.

«Бу җиңү - минеке генә түгел. Бу - тренерларымның, гаиләмнең, мәктәбемнең җиңүе. Мин Ульяновскины һәм Герой Разумовский исемендәге спорт мәктәбен тәкъдим итә алуым белән чиксез горурланам. Бу - минем өчен намус эше һәм җаваплылык хисе»,- ди Артур.

Артур Хакимов - тәҗрибәле һәм мактаулы спортчы:

- 2024 елда БРИКС чемпионы,

- 2025 елда Россия чемпионы,

- хәзер инде дөнья чемпионы.

«Артур - үз сүзенә, үз юлына тугрылыклы егет. Ул артыгын сөйләшми, бөтен көчен куеп эшли генә. Аның җиңүе — шәхси батырлык кына түгел, безнең мәктәпнең, системаның һәм тәрбиянең җиңүе ул. Мондый егетләр - милләтебез горурлыгы»,- ди Разумовский исемендәге спорт мәктәбе тренеры Артём Филатов.

Ульяновскиның яшь көрәшчесе хәзер дөнья чемпионы исемен йөртә. Бу - тырышлык, сабырлык нәтиҗәсе һәм көч символы. Россия һәм Ульяновск өлкәсе өчен зур горурлык!