“Әтиемнең каберен эзләп табасым килә...”
Ничәнче еллар булгандыр инде, күмәк хуҗалыклар – колхозлар оешкан вакыт булдымы икән... Сания апа сөйләве буенча, авылдагы ихатада бер баш сыер булса, хуҗасына кулак исеме тагып, мал-туарын, мендәр-юрганын, савыт-сабасын – йортта, өй эчендә ни барын тартып алганнар һәм сөргенгә озатканнар. Хәйрулла Әһлиулла улы белән Бибинур Фәйзулла кызы Шайдулловлар гаиләсе дә шундый язмышка дучар була.
Шайдулловларга кызлары Сания белән Иваново шәһәре тирәсендәге урман хуҗалыгының кечкенә генә бер бүлмәсендә яшәргә туры килә. 1941 елның 24 январенда тагын бер кызлары Солтания якты дөньяга аваз сала. Бөек Ватан сугышы башланып, әтиләре фронтка киткәч, Бибинур апа урман кисәргә йөри, аннан балаларына җиләк, ашарга яраклы үләннәр җыеп кайта. Урманда яшәп көн күрү, тамак туйдыру барыбер бераз җиңелрәк була. Әниләре эшкә киткәч, балалар бер-берсенә ярдәм итеп, өлкән яшьтәге бабайлары белән әбиләрен карыйлар, аларны урманнан алып кайткан ризыклар белән сыйлыйлар. Солтания кечкенә чагында ук урман серләре белән кызыксына, бәләкәй учына җиләк җыеп, өйдәгеләргә күчтәнәч итеп алып кайта, хәтта гөмбә төрләрен аерырга да өйрәнә.
Сугыш башланып беркүпме вакыт үткәннән соң, Шайдуллов Хәйрулла сугыш кырында хәбәрсез югалды, дигән хәбәр килеп төшә. Ул чакта менә шушы кара кайгылы кәгазь кисәге күп гаиләләрне елата. Бибинур апа иренең фронтта һәлак булуына ышанмыйча, көн саен хат көтә.
1945 елның 9 маенда Бөек Ватан сугышы фашистлар Германиясен Җиңү белән тәмамлангач, Шайдулловлар гаиләсенә туган якларына кайтырга рөхсәт итәләр.
“Безгә башта пароход белән кайтырга, аннары поездга күчеп утырырга кирәк иде. Кызганычка, вагонга керә алмадык. Кайтучылар күп, вагоннар халык белән шыгрым тулы... Шуңа күрә безне вагонның түбәсенә күтәреп менгерделәр. Башта бу нәрсә бик кызык булып тоелды, югарыдан кешеләрне күзәтеп, сикергәләп тә алдык. Ә инде поезд кузгалып киткәч, балаларның кычкырган, елаган тавышлары ишетелә башлады. Әлеге тавышлар поезд тизгелегенә кушылып, каты искән җил белән тирә-якка таралды. Проводалар очраган чакта олыраклар, башыгызны түбән иегез, яисә күпер турысына җиткәч, барыгыз да ятыгыз, дип әмер биреп бардылар. Ризык запасыбыз бөтенләй бетте, тамак ач. Җәй көне булса да, төнлә салкынча, өстәвенә, яңгыр да явып узды. Халык булган киемнәрен киеп, бераз җылырак булыр, дип бер-берсенә сыенып утырды. Ульяновскиның тимер юл вокзалына кайтып төшкәч, барыбыз да җиңел сулап куйдык. Ипи алырга акча җыеп, бераз тамак ялгадык, туйганчы су эчтек. Юл газабы – гүр газабы, дип картлар юкка гына әйтмәгәннәр. Күп авырлыклар күреп, зур сынаулар аша үтеп, Чынлы районы Богдашкино авылына, әтиемнең туган йортына кайттык. Безне колач җәеп каршы алучы булмады. Әтиегездән башка монда нигә кайттыгыз соң, дип шелтәләделәр. Сугыштан яраланып кайткан әтинең энесе биш баласы һәм хатыны, әби-бабай белән бергә тора иде. Без башта кечкенә генә өйдә ялгыз әби белән яшәдек. Аннары авыл халкының ярдәме белән елга буенда сары балчыктан кирпеч сугып йорт салдык.
Сания апам кияүгә чыгып, Мостовая бистәсенә күченеп китте. Ә мин әнием белән колхозда эшләп йөрдем. 18 яшем тулгач, Ульяновскига барып, аяк киемнәре тегү фабрикасына эшкә урнаштым. Гаилә корып җибәргәч, Мостоваяда өй сатып алдык.
Толлык ачысын татыган әниебез гомере буе әтиебезнең фронттан кайтуын зарыгып көтте. Күп еллар буе военкомат юлын таптап, бердәнберен, сөйгән ярын эзләтте. Ирегез хәбәрсез югалган солдатлар исемлегендә, диделәр аңа. 1985 елда солдат тол хатыны буларак льготалардан файдалана башлады, аннары чират буенча фатир бирделәр. Фатир ачкычын алган вакытта инде әниебез якты дөньядан киткән иде.
75 яшемә кадәр фабрикада тырышып эшләгәнгә, герой-шәһәр Волгоградка барырга туристлык юлламасы бирделәр. Анда геройлар аллеясын, туганнар каберлеген карап йөргәндә, һәрчак әтиемнең исем-фамилиясен эзләдем. Күп еллар узса да, газизем күмелгән урынны эзләп табу теләге бүген дә көчле.
Тулы гаилә булып биш ел яшәгәннән соң, тормыш иптәшемне югалттым. Бердәнбер кызым Алсуны тәрбияләп үстердем. Ул югары белем алып, олы тормыш юлына басты. Күрше фатирда гына торучы онык-оныкчыкларым белән гөр килеп яшибез. Бер түгел, мең шөкер, Аллаһы Тәгалә мәрхәмәтле бала-оныклар бирде”,- дип сүзен тәмамлады Солтания Хәйрулла кызы.
Солтания апа белән Димитровград шәһәренең “Сосновый бор” санаторийсында таныштым. Хәле китеп барган бер әбине “Ашыгыч ярдәм” машинасына утырта иде. Танышыгызмы әллә, дигән соравыма, юк, монда сәламәтлеге какшаган әбигә ярдәм генә итәм, дип җавап бирде. Бу шифаханәдә өлкән буын кешеләре ял итә, сәламәтлеген ныгыта. Кул таякларында, коляскада йөрүчеләр бик күп.
“Кайберләренең кан басымы, температурасы күтәрелә, егылучылар да бар, барысына да ярдәм кулы сузарга тырышам. Төрле үләннәр кайнатып, шифалы чәй эчерәм. Коръән сүрәләре укып, өшкереп тә куям”,- дип Солтания апа серен ачты, сөйкемле йөзен кояштай балкытып.
Ачык йөзле, киң күңелле, чибәр, зәвыклы киенгән төз гәүдәле, җиңел хәрәкәтле Солтания апага берничек тә 84 яшь биреп булмый. Аллаһы Тәгалә аңа исәнлек-саулык, иман байлыгы, күп еллар буе картаймыйча, бала-оныкларының җан җылысын тоеп яшәргә насыйп итсен.
Мәрьям ХАЙБУЛЛОВА,
Димитровград шәһәре.