Бәет
Бисмиллаһ, дип башлыйм әле
Бәетемнең башларын.
Нигә генә чыкты икән,
Рәмис, синең җаннарың?
Кайгылы хәбәр ишеттем
Кичке сәгать алтынчыда.
Нигә генә китеп бардың,
Калдырып безне монда?
Май ае алып китте
Сине бездән еракка.
Шулай китеп баруыңны
Карамадым уйлап та.
Нигә болай эшләдең син,
Кирәк иде сиңа яшәргә.
Әле син бит яшь идең,
Башка сыймый бу уйлар,
Хәзер инде кала түзәргә.
Кайталмадым мин яныңа
Елашып саубуллашырга.
Гафу ит инде син мине,
Йөрәгем дөрләп янганга.
Сиңа багышлап бәет язам,
Күңелемнән чыкканга.
Сәдака булып барсын
Ул тиешле урынга.
Аллаһы ярдәменнән ташламасын,
Урының синең булсын җәннәттә.
Чын йөрәктән язам сиңа,
Калам мин изге теләктә.
Ләйсән ГАЛИМОВА,
Әбдери авылы.