Татар дөньясында

Әлфия Айдарскаяга - 100 яшь

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Әлфия Айдарскаяны 100 яшьлек юбилее белән котлады.

Ул танылган балет биючесенә Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның котлавын җиткерде һәм Бөтендөнья татар конгрессының истәлекле бүләген тапшырды.

Әлфия Айдарская – режиссер, актер, Мәскәү татар театрына нигез салучы, беренче татар операсы «Сания»не сәхнәгә куючы олы шәхес Газиз Айдарский һәм татар опера йолдызыбыз, җырчы һәм композитор Сара Садыйкованың бердәнбер, шулай ук талантлы кызы, балет биючесе, татар классик балет сәнгатенә нигез салучыларның берсе.

Үзәк Азия Сабан туе

Үзбәкстан башкаласы Ташкент шәһәрендә Үзәк Азия Сабан туе узды. Бу милли бәйрәм күпсанлы кунакларны һәм катнашучыларны бергә җыйды.

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашты. Ул кунакларны бәйрәм белән тәбрикләп, Сабан туеның халыклар дуслыгы, мәдәни бердәмлек һәм традицияләргә хөрмәт символы булуын билгеләп үтте. Васил Шәйхразыев мәдәни тормышта актив катнашучыларга һәм җәмәгать эшлеклеләренә мактаулы бүләкләр тапшырды.

Биредә шулай ук Үзбәкстан Республикасының милләтара мөнәсәбәтләр һәм чит илләр белән дустанә элемтәләр комитеты рәисе Кахраман Сариев, Россия Федерациясенең Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Олег Мальгинов катнашты.

Татарстан Республикасы Рәисе указы нигезендә рухи-әхлакый традицияләрне үстерүгә, конфессияләр арасында татулыкны һәм тынычлыкны ныгытуга өлеш кертүләре өчен «Татарстан Автономияле Совет Социалистик республикасы төзелүгә 100 ел» медале белән Үзбәкстанның Ташкент өлкәсе Янгиюль районы Татар иҗтимагый мәдәни үзәге рәисе Гатауллина Әнисә Әдһәм кызы, Үзбәкстанның Бохара өлкәсе татар-башкорт милли-мәдәни үзәге рәисе Забиров Равил Идиятулла улы һәм Үзбәкстанның Сәмәрканд өлкәсе «Умырзая» татар-башкорт милли-мәдәни үзәге рәисе Сөбханкулов Әхмәд Мәкәрим улы бүләкләнделәр.

Татарстан Республикасы Рәисе боерыгы нигезендә милләтләр арасында татулыкны hәм тынычлыкны ныгытуга, татар милли мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертүләре өчен Ташкент шәһәренең татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең идарә әгъзалары Узикаев Рафаэль Камил улына һәм Фәхәргалиева Рәйхан Хәнәфи кызына Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәте белдерелде.

Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы халыкара берлегенең «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медальләре һәм Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Бөтендөнья татар конгрессының матбугат үзәге.