Рәхмәт хаты
Күптән түгел авылдашыбыз, сугыш чоры баласы, Хезмәт ветераны Батдалова Кәфия әби 93 яшендә вафат булды. Соңгы елларда ул туганының балалары тәрбиясендә яшәде. Кәфия әбине соңгы юлга озатуга зур өлеш керткән авылдашларга Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын. Әбине җирләүдә һәм мәҗлесләрен үткәрүдә зур тырышлык һәм ярдәм күрсәткәннәре өчен Җәмил Абдулвалиев, Дания Абдулвалиева, Сәвия Абдулвалиева, Фәния Салимзянова белән Гөлләр Салиховага рәхмәт сүзләребезне юллыйбыз. Барчагызга да исәнлек-саулык, иман байлыгы, бәхетле, тыныч тормыш, иминлек насыйп итсен.
Разия ХАНЯФИЕВА,
Фәридә ХАМИДУЛЛИНА,
Иске Төгәлбуга авылы.