6 июнь – Корбан бәйрәме
Хөрмәтле Ульяновск өлкәсендә яшәүчеләр!
Сезне Корбан бәйрәме уңаеннан тәбриклим!
Әлеге бәйрәм ышаныч һәм мәрхәмәтлелекне гәүдәләндереп, игелекле гамәлләр кылу, якыннар турында кайгыртучанлык күрсәтү һәм рухи сафлыкка омтылуның мөһимлеге хакында исебезгә төшерә. Безнең күп милләтле төбәгебездә мөселманнар бу вакыйганы киң итеп, шатлык-сөенечләрен башка дин вәкилләре, күршеләре һәм якташлары белән бүлешеп бәйрәм итәләр. Әлеге традиция Корбан бәйрәменең күп гасырлык кануннарында чагылыш тапкан.
Ульяновск өлкәсенең мөселман җәмәгатьчелеге вәкилләре төбәгебез һәм илебез үсешенә зур өлеш кертә: хәйриячелек белән шөгыльләнәләр, мәгариф һәм мәдәният проектларын тормышка ашыралар, бүген СВО зонасында, передовойда – алгы сызыкта булучыларга ярдәм итәләр. Туган ягыбыз һәм Россиянең чәчәк атуы хакына зур эшләр башкаруыгыз өчен сезгә чын йөрәктән рәхмәт белдерәсем килә.
Бу көнне Корбан бәйрәмен билгеләп үтүчеләргә тынычлык һәм күңел яктылыгы, нык исәнлек һәм иминлек телим!
Ульяновск өлкәсе Губернаторы А.Ю.Русских.