Корбан гаете мөбарәк булсын!
Корбан бәйрәме уңаеннан тәбрикләү сүзе
Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Хөрмәтле мөселман кардәшләребез!
Бүген без дөньядагы барлык мөселман кардәшебез белән бергә зарыгып көтеп алган һәм шатлыклы бәйрәмне каршылыйбыз.
Ульяновск өлкәсе мөселманнары исеменнән чын ихластан сезне Корбан бәйрәме уңаеннан тәбриклим.
Бу бары тик Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешү хакына буйсыну, тирә-юньдәге кешеләргә карата мәрхәмәтлелек күрсәтү, аларны ярату һәм игелек эшләү, бөтенесе белән дә туганлык һәм күршеләрчә дус яшәү мөнәсәбәтләрен яңарту, шулай ук барлык халыкларны традицион Ислам кыйммәтләре - тынычлык һәм игелек нигезендә берләштерү аркылы Раббыбызның шәфкатенә омтылу бәйрәме.
Корбан бәйрәме изге җирләргә хаҗ кылу тәмамлануын белдереп, кешенең рухи яктан яңарышын гәүдәләндерә, гаделлеккә ышанычын арттыра, якыннары һәм мохтаҗлар турында кайгыртучанлык күрсәтергә өйрәтә, иманлыларның ихтыяр көчен һәм омтылышын чагылдыра.
Әлеге күркәм вакыйга җан вә күңелнең рухи яңарышына булышлык итә, якыннарга мәхәббәт, хәйриячелеккә омтылыш тәрбияли, мәрхәмәтле, сабыр булырга, һәр нәрсәгә җаваплылык хисе белән карарга өйрәтә.
Аллаһы Раббыбыз чалган корбаннарыбызны һәм укыган намазларыбызны, догаларыбызны кабул кылсын, безне һәммәбезне дә дөреслек, хаклык юлына бастырсын.
Раббыбыз Туган илебез, бөтен дөнья халыклары һәм кешелек ыруы арасындагы туганлык җепләрен ныгытсын.
Илдар хаҗи САФИУЛЛИН,
Ульяновск өлкәсе мөфтие, мөселманнарның региональ диния нәзарәте рәисе.
Ульяновск шәһәре мәчетләрендә гает намазы 6 июньдә 5 сәгатьтә укылачак.