Китапханәчеләрне хөрмәтләделәр
Ульяновск өлкәсенең В.И.Ленин исемендәге фәнни китапханәсендә Гомумроссия китапханәләр көненә багышланган тантаналы чара узды. Анда катнашучыларны Губернатор Алексей Русских сәламләде.
“Ульяновск өлкәсе үзенең китапханәләре белән горурлана. “Гений места”, “Пушкин картасы” проектларында катнашу, Ватанны саклаучылар елына һәм Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чаралар – сезнең битараф булмавыгыз һәм чын профессионаллар булуыгыз үрнәге. Төбәкнең визит карточкасына әверелгән проектлар өчен аерым рәхмәт. “Именами славится Россия” Бөтенроссия форумы, Ульяновск авторларының китапларын Кызыл мәйданда тәкъдим итү, краеведение тикшеренүләре – бу төбәк тарихы һәм мәдәниятенә зур өлеш кертү”,- диде Алексей Русских.
Регион башлыгы китапханәчеләргә дәүләт бүләкләрен дә тапшырды. Карсун районы Нугай иле авылының М.Җәлил исемендәге китапханәсе мөдире Рәисә Юсупова Губернаторның Почет грамотасына лаек булды. Рәисә Хәсән кызы бөтен гомерен мәдәният тармагында хезмәт итүгә багышлаган. Чардаклы районы Үрән авылы китапханәсе мөдире Эльвира Кәримова өлкә сәнгать һәм мәдәни сәясәт министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.