Губернатор мөселманнарны Корбан бәйрәме белән котлады
Дөньядагы барлык мөселманнар өчен дә иң зур бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаете алдыннан Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских Хөкүмәт йортында өлкә мөфтие, региональ диния нәзарәте рәисе Илдар хаҗи Сафиуллин белән очрашты.
Төбәгебез башлыгы Алексей Русских өлкәдә яшәүче барлык мөселманнарны да Корбан бәйрәме уңаеннан котлап, сәламәтлек, шатлык-сөенечләр теләде һәм регион тормышында актив катнашулары өчен мөселман кардәшләребезгә һәм дин әһелләренә рәхмәтен белдерде.
Мөфти Илдар хаҗи Сафиуллин Ульяновск өлкәсе мөселманнарына һәрьяклап булышлык күрсәтүе, ярдәм итүе өчен Губернаторга рәхмәт сүзләрен ирештерде. Аннары ул төбәгебез имамнарының Казанда, татар дин әһелләре форумында һәм Шәһри Болгарда, “Изге Болгар җыены”нда катнашулары турында сөйләде. Очрашуда Корбан бәйрәмен билгеләп үтүгә, мәчетләр төзүгә бәйле һәм мөселманнар тормышына кагылышлы башка актуаль мәсьәләләр дә каралды.
Илдар хаҗи төбәгебез башлыгына изге Рамазан аенда эшмәкәрләр ярдәмендә Сембер губернасының таштан төзелгән беренче Җәмигъ мәчете территориясенә керүче биналарның мөфтият карамагына кире кайтарылуы турында хәбәр итте һәм Федерация урамындагы йортларны төзекләндереп яңарту проектына багышланган видеопрезентацияне күрсәтте.
“Традицион конфессияләр вәкилләре белән бергәләп эшләү, хезмәттәшлек итү, динара диалог булдыру мәсьәләләре өлкә Губернаторы эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләр булып тора. Алексей Юрьевич Русских өлкә мөселманнары тарафыннан оештырылган барлык зур чараларда, шул исәптән хәләл юнәлеше үсешенә багышланган мө һим очрашуларда катнаша”,- дип белдерде өлкә мөфтие.
Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских:
- Ульяновск өлкәсе, бөтен Идел буе төбәге кебек, гасырлар буе халыклар дуслыгы белән дан тота. Төрле телләрдә сөйләшеп тә, уртак язмыш һәм үз җиребезгә мәхәббәт белән берләшеп, Россиянең бердәм күп милләтле халкы булып калабыз. Безнең тарихыбыз да уртак һәм киләчәгебез дә уртак.