“Ватанны саклаучылар” фонды ярдәмгә килә
Ульяновскида “Ватанны саклаучылар” (“Защитники Отечества”) фондының ике еллыгын бәйрәм иттеләр.
Менә ике ел инде оешма белгечләре яу кырыннан кайткан сугышчыларга тыныч тормыш белән яши башларга ярдәм итә: документларын рәсмиләштерергә, льготалар алырга булышалар, укырга җибәрәләр, кирәкле медицина һәм социаль ярдәм белән тәэмин итәләр.
Ике ел эчендә фондның Ульяновск өлкәсендәге филиалына сигез мең кеше мөрәҗәгать иткән, аларны борчыган мәсьәләләрнең 98 проценты уңай хәл ителгән.
“Социаль координаторларга сугышчылар һәм СВО ветераннары, геройларыбызның гаиләләре мөрәҗәгать итә. Аларны социаль, юридик һәм психологик ярдәм күрсәтү, эшкә урнашуда булышу мәсьәләләре борчый. Әлеге фонд регионда Ватан сакчыларына булышлык күрсәтүнең комплекслы системасын булдырырга ярдәм итә”,- диде Губернатор Алексей Русских.
“Ватан сакчылары”ның төбәк филиалы җитәкчесе Олег Шигирданов белдерүенчә, оешманың миссиясе илебезне саклаучылар белән һәрвакыт янәшә булудан, аларның гаиләләренә ярдәм итүдән, алар турында кайгыртучанлык күрсәтүдән һәм авыр вакытта язмыш кочагына ташламаудан гыйбарәт.
“Һәркайсы ярдәмне һәм хөрмәтне тойсын, социаль адаптацияләү перспективаларын күрсен өчен без барысын да эшлибез. “Ватан сакчылары” фондының ике еллыгын билгеләп үтеп, без федераль инициативаларны һәм “Сембер җире геройлары” төбәк программасын горурлык хисе белән тормышка ашыруны дәвам итәбез. Геройларыбыз туган җиребез, кече Ватаныбыз өчен ышанычлы терәк һәм таяныч булып калырга тиеш”,- ди Олег Шигирданов.