Абдулланың төннәре дә уйчан…

Быелгы яз

Кояш быел язны ашыктырды,

Сузып үзен әллә кайларга.

Тулган күңелеңне түкми торсаң,

Кала аннан аны җайларга.

 

Шат кояш язны ашыктырса да,

Түгел ташу, тулмый калды күл.

Яңгыр арты тымызык йомшак җил

Өтек тәнгә өрде җылы сүл.

 

Кояш быел язны ашыктырды,

Көннәр шуңа елак торалар.

Көтеп алган яңгыр тамчылары

Күңелләрне язга боралар.

 

Кояш язны ашыктырыр микән,

Җил-давыл ярдәмгә килмәсә.

Тормыш зилзиләсе җиңел узар,

Изге анаң теләк теләсә.

 

Вариант

Кояш быел язны ашыктырды,

Сузып үзен әллә кайларга.

Озын язга нәфес тагылганга,

Күктә урын тардыр айга да.

 

Шат кояш язны ашыктырса да,

Тәмгыларга* куялмас киртә.

Нәфескә кайгы иярмәсен дип,

Телим сезгә хәерле иртә!..

 

* * *

Саубуллашмый да китеп бардың,

Күңелгә салып тирән яра.

Шул яраны басарга теләп,

Ничә кыш инде ак кар ява.

 

Яралы кар күмалмаганга,

Якынаймады безнең ара.

Шуңадыр, әрсез вакыт сине

Хәтердән тоташ сыза бара.

 

Нинди генә үпкәң булса да,

Хушлашу кирәк булган безгә.

Йөрәкләр, дим, сыктамас иде,

Гомерләр килеп кергәч көзгә.

 

* * *

Акрын гына син дә онтылырсың,

Хәтергә шул вакыт аяусыз…

Бүгенгесе авыр әле монда,

Синнән башка мин бит аяксыз.

 

Синең китү кыен булды миңа,

Ялгыз калу бигрәк уңайсыз.

Урын өстендә яткан кешегә

Язмагандыр тору уйларсыз.

 

Мин дә китәм, мин дә онтылырмын,

Тик күңел сыкрый, күңел әрни.

Ялтыравык тормышка кызыгып,

Дәвам калдыра алмадың, ди.

 

Бишектәге бала

Исемен дә белештерми

Йөгрә баласы өч айлык,

Бишектә аркага ятып.

Сокланып карый әнкәсе,

Балкый йөзе шат хис татып.

 

Илләр гизәсе киләдер –

Тәпиләр, гүя, җитез ук,

Үзе елмая, үзе шук.

Ул – бишектә сәяхәтче,

Туктарга һич исәбе юк.

 

Әле берни белмәсә дә,

Күп нәрсәне күрмәсә дә,

Якты көнгә шатланадыр.

Алдагы әзер тормышка

Җайлашудан сакланадыр.

 

* * *

Кошлардан үрнәк алсак иде,

Алардай туган якка кайтып,

Балаңны үзеңчә сайратып,

Кыйшаеп барган нигезләрне

Яңадан торгызалсак иде.

* * *

Саучы түгелбез, долларга

Ватанны беркайчан сатмабыз!

Ничек кенә авыр булмасын,

Күз карасы кебек сакларбыз!

 

* * *

Юл башына чыгып бастың исә,

Әзерлән, кирәксә сөзешергә.

Башланган юлның азагы була,

Кирәк моның белән килешергә.

 

Ашкынулы йөрәк

Йөрәкләрнең дә була төрлесе,

Юк сәбәптән бик тиз кызганы.

Ялкын эчендә булып та,

Бары пыскый гына торганы.

 

Аларын бер дә өнәмиләр,

Ул йөрәктә бет үлгән, диләр.

Йөрәгендә бет үлгән кеше,

Һаман нужа тартам, дип сөйләр.

 

Нинди генә йөрәк булса да,

Күңелгә салмасыннар яра.

Йөрәктән дару табылыр ул,

Күңелгә дару табып кара.

 

Күңел ярасы да бетәр бер,

Җөй эзләре генә калмасын.

Ашкынулы йөрәк янса да,

Утлы мичтә генә янмасын.

 

Сүзләр

Сүзләрне оча, диләр,

Булмаса да канатлары.

Уйламый әйтелгәне

Чак йөрәкне канатмады.

 

Сүзеңне үлчә, диләр,

Бизмәнен кайдан табасы?

Үлчәми ычкындырсаң,

Юк, диләр, ата-анасы.

 

Андыен әйтер идең,

Акылны шәп сата, диләр.

Күтәр башыңны, кара –

Үчеклиләр сине кемнәр?

 

Хәтер дәшәр

(Авылыбызның 300 еллыгын билгеләү уңаеннан)

Абдулланың төннәре дә уйчан,

Көн күреше хәзер үзгәчә.

Чаларса да, бәйрәмен үткәрер,

Яшәде ласа өч йөзгәчә.

 

Монда туып үскән асыл затлар

Һәрчакта да читкә тайпылган.

Алар авылга аяк баскан көн

Күңелләрдә тулган ай булган.

 

Түр якта мөхтәрәм кунак булып,

Әйтерсең, Кадыйри утыра.

Татарча “Ясин” укыган галим

Асыл(ы)ңа кайтырга чакыра.

 

Бу бәйрәмгә күрше Ертуганнан

Килеп төшәр кебек Кандалый.

Бакыйлыктан өне ишетелә:

Телне югалтмасагыз ярый.

 

Закир, Габделҗаббар, Габдулланы**

Якты хәтер дәшәр табынга,

Авыл әле исән чагында.

Абдуллабыз мәңге балкыр төсле,

Авылдашларым, сез барында.

 

Һәйкәл булып кайтты

(Һәрьяклап мактауга лаек тәҗрибәле җитәкче Самат Солтан улы Насыровка,   авылыбыздагы Закир Кадыйри һәйкәлен төзекләндерүенә рәхмәт йөзеннән). 

Илдән качарга мәҗбүр булган галим

Кайтты менә туган җиренә.

Җаны рәхмәтледер күк - ирек, канун

Хөкем сөргән изге иленә.

 

Таштан эшләнгән һәйкәл булып кайтты,

Татып мөһаҗирлек газабын.

Тоя булыр, яңадан Абдуллага

Килеп тоташкан юл азагын.

 

Ялан баш, нәзек кием киеп кайткан,

Кышлар бездә салкын димәгән.

Халкының җылытасына ышанып,

Җиләнен булса да кимәгән.

 

Шаккатып, постаменттан баккан безгә, -

Азайган шул авыл өммәте…

Яшьләр шәһәрдә - кемне җәлеп итәр

Абдулланың төзек җәннәте?..

 

Кандалый авылында

Кандалый авылы исән әле,

Урамында яшел хәтфә чирәм.

Бикләнгән йортларның тәрәзендә

Аның әрнүле карашын күрәм.

 

Ул йөргән сукмакларны урыймын,

Ертуган болыннарына чыгып.

Ниләр уйлап йөрде икән димен,

Күн читеккә балак очын тыгып.

 

Кандалый китабын кулга алам,

Аяз күгемдә болыт йөренсә.

Күз алдымда Сәхипҗамал калка,

Парау ягына күңел йөгерсә.

 

Кандалыйның рухы, тыны анда,

Җан ачысы чагыла елларда.

Шул ачыны татып алга барыш,

Киртәләр корылса да юлларга.

Тәмгы – азгын теләк*.

Закир Кадыйри (1878-1954) – галим, публицист, тәрҗемәче, Абдулла авылы тумасы.

Габделҗаббар Кандалый (1797-1860) – 19 нчы йөз татар классик поэзиясенең күренекле вәкиле, Ертуган авылы тумасы.

Габдулла Шамуков (1909-1981) – СССРның Язучылар берлеге әгъзасы, СССРның халык артисты, Әсән авылы тумасы.**

Ирек ФИРГАЛИЕВ,

Абдулла авылы.