Ял итү урыннары төзекләндерелә
2026 елда “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты буенча Ульяновск өлкәсенең җәмәгатьчелек территорияләре төзекләндереләчәк. Губернатор Алексей Русских регионның комплекслы үсеше буенча штаб утырышында халыкның онлайн тавыш бирүе нәтиҗәләрен игълан итте.
“Халыкның активлык күрсәтүе нәтиҗәсендә 2026 елда 14 паркны, скверны һәм башка җәмәгатьчелек киңлекләрен төзекләндерәчәкбез. Бөтенроссия онлайн тавыш бирү нәтиҗәләре билгеле. Анда Ульяновск өлкәсендә яшәүче 130 мең кеше катнашкан. Һәркайсына рәхмәт!”- диде регион башлыгы.
21 апрельдән 12 июньгә кадәр теләсә кайсы территория өчен тавыш бирергә мөмкин иде. Ульяновск, Димитровград, Новоульяновск, Барыш, Инза, Сенгилей шәһәрләрендә, Силикатный поселогында урнашкан 14 объект җиңүче итеп танылды һәм “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проектының уңайлы шәһәр мохите булдыру федераль программасы буенча төзекләндереләчәк.
Мисал өчен, Ульяновск шәһәрендә “Центральный” пляжы, “ДК Руслан”, “Династия”, “Губернаторский”, “Мостовая слобода” скверлары, шулай ук Кузоватовская урамындагы киңлек иң күп тавыш җыйган.