Федераль үзәк ярдәмендә

Өлкә Губернаторы Алексей Русских Санкт-Петербургта узган халыкара экономик форумында Россиянең төзелеш һәм ЖКХ министры Ирек Фәйзуллин белән очрашты. Әлеге киңәшмәдә безнең төбәккә федераль үзәктән ярдәм күрсәтү юллары билгеләнгән.

Алексей Русских белдерүенчә, Ульяновск өлкәсе торак мәйданын файдалануга тапшыруның яхшы темпларын саклап килә. Шулай ук соңгы дүрт елда өлкәдә яшәүче 4 меңнән артык кеше авария хәлендәге торак фондыннан яңа йортларга, уңайлы шартларга күчерелгән. Быел без 2017 елның 1 январеннан соң авария хәлендә дип танылган торакта көн күрүчеләрне күчерүнең яңа программассын тормышка ашыруга керештек, дип хәбәр итте Губернатор.

Ульяновск өлкәсе “Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү” дип аталган федераль проектта катнаша. Быел Ульяновск шәһәрендә, Сурское эшчеләр бистәсендә һәм Мәләкәс районында су белән тәэмин итү объектларын капиталь ремонтлау, реконструкцияләү һәм төзү буенча биш проектны тормышка ашыру күздә тотыла.

Регион җитәкчесе белдерүенчә, РФнең төзелеш министрлыгы Ульяновск өлкәсенә төбәкне төзекләндерү мәсьәләләрен хәл итүдә җитди ярдәм күрсәтә. Быел уңайлы шәһәр мохите булдыру программасы буенча 50 җәмәгатьчелек киңлеген һәм йорт территориясен яңарту каралган. Ульяновск өлкәсе шулай ук ел саен Россия төзелеш министрлыгының кече шәһәрләр һәм тарихи поселениеләрне төзекләндерү конкурсында катнаша. Мисал өчен, быел Инза шәһәрендә, Карсун һәм Иске Майна эшчеләр бистәләрендә шундый проектлар тормышка ашырылачак.