Сугыш ветераннары госпиталендә яңа җитәкче
Лилия Ибраһимова Ульяновскиның сугыш ветераннары госпитале начальнигы итеп билгеләнде. 19 июньдә милләттәшебез әлеге вазыйфаны башкаруга кереште.
Лилия Ибраһимова – югары квалификацияле белгеч, Мәскәү дәүләт университетының Ульяновск филиалын “Дәвалау эше” белгечлеге буенча тәмамлаган. 1997 елдан 2002 елга кадәр өлкәнең СПИДны профилактикалау һәм аңа каршы көрәш үзәгендә дерматовенеролог булып эшләп, үзен тәҗрибәле һәм җаваплылык хисе тоеп эш итүче врач сыйфатында таныткан.
2002 елдан шул ук үзәктә төрле җитәкче вазыйфалар, шул исәптән клиник-диагностикалау бүлеге мөдире вазыйфасын башкарган. 2006 елдан – баш врачның медицина өлеше буенча урынбасары. Шул ук елны Лилия Ибраһимова кандидатлык эшен язган. 2012 елда әлеге учреждениенең баш врачы итеп билгеләнгән. 2019 елда медицинаның хосусый секторында карьерасын дәвам иткән, аннары 6 нчы поликлиниканың баш врачы итеп расланган. 2023 елдан бүгенге көнгә кадәр “Мед-Справка” клиникасына җитәкчелек иткән.