Без барыбыз да террорга каршы!

Террорлыкка каршы чаралар һәм терроризмга каршы көрәш кешеләрнең иминлеген, куркынычсызлыгын һәм дөньяда тотрыклылыкны тәэмин итү өчен кирәк. Терроризм кешеләр гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыра, шулай ук җәмгыятьнең төп кыйммәтләренә зыян китерә. Террорлык юнәлешендәге хокук бозу яки җинаятьчелек очракларына юлыксагыз, сезгә җинаятьчеләр физик яки мораль басым ясасалар яки шундый күренешләрнең шаһиты булсагыз, шулай ук сезгә террорлык яки экстремистлык характерындагы җинаять кылырга тәкъдим итсәләр, ашыгыч, кичектергесез рәвештә түбәндәге телефоннар буенча хәбәр итегез: “02” яисә “112” (мобиль элемтә операторларының бердәм каналы).