Татар дөньясында
Төрки халыклар фестивале
Төркиянең Анталья шәһәрендә IV «Йөрек» халыкара төрки халыклар фестивале узды.
Өч көн дәвамында дөньяның төрле почмакларыннан, 24 илдән җыелган вәкилләр башта Антальянең тарихи үзәк урамында тантаналы парадта катнаштылар. Аннары алар шәһәр читендәге нарат агачлары үскән яшел аланга тупланып, һәр диаспора үз чатырын милли бизәкләр: милли киемнәр, яулык-сөлгеләр, җиһазлар белән бизәделәр. Кунакларны үз куллары белән әзерләгән милли ризыклар белән сыйлап, халкының җыр-моңнарын яңгыратып, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен тәкъдим иттеләр.
Алдагы еллардагы кебек, быел да Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Антальядә милли мирасны саклауга һәм танытуга зур өлеш кертүче «Татарстан мәдәният җәмгыяте» мәйданчыгына, шулай ук Төркиядә яшәүче милләттәшләребез һәм кунаклар хозурына Татарстан делегациясе составында иң югары дәрәҗәдәге этник музыкантлар һәм биючеләрне юллады.
«Риваять» төрки-татар төркеме солистлары, җырчы Базарбай Бикчәнтәев һәм баянчы-виртуоз Илнур Ганиев өч көн дәвамында чатыр янында үз музыкаль программалары белән тамашачыларны таң калдырдылар. Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы делегациясе һәм Татарстан мәдәният җәмгыятенең «Илһам» төрки-татар сәнгать төркеме фестивальнең төп мәйданында 30 минутлык үз программасын да тәкъдим иттеләр.
«Татарлар, Исәнмесез?»: ихлас әңгәмә
Бүгенге шартларда үзебезнең милли йөзне, телне, гореф-гадәтләрне саклау - уртак бурычыбыз.
Мәдәниятне үстерү, яшь буынны милли үзаңлы, аңлы итеп тәрбияләү юнәлешендә безгә заман белән бергә атлап, яңа алымнар табарга кирәк. Нәкъ менә шул максатта Чиләбе шәһәрендә «Исәнмесез?» яңа проекты кысаларында чираттагы очрашу – ачык дискуссия узды.
Әлеге чарада татар җәмәгатьчелеге вәкилләре, яшьләр һәм активистлар катнашты. Очрашуның төп максаты – ачык сөйләшү, уртак борчуларны һәм идеяләрне уртага салып, киләчәккә адымнарны бергә билгеләү иде.
Чарада Бөтендөнья татар конгрессының махсус проектлар буенча комитеты җитәкчесе Алмаз Хәлиуллин, Чиләбе өлкәсе татар конгрессының фәнни консультанты Луиза Алмаева һәм Чиләбе шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Виталий Бәдретдинов чыгыш ясады.
Катнашучылар милләтебезнең киләчәге, яшьләрне җәлеп итү юллары, заманча форматлар, милли проектлар һәм уртак бурычлар турында фикер алыштылар. Бу аралашу барышында күпләрне борчыган сораулар күтәрелде, проблемалар яшерелмәде, чынбарлыкка күз төбәлде. Әмма иң мөһиме – киләчәккә ышаныч булды.
Шундый очрашулар, фикер уртаклашу мәйданчыклары безне берләштерә, көчле итә, алга этәрә.
Бөтендөнья татар конгрессының матбугат үзәге.