Саваплы эш

Безнең бәхет өчен кан койдыгыз,

Рәхмәт сезгә, рәхмәт, Батырлар!

Онытмадык сезне, онытмаслар

Бездән соң да килгән буыннар!

Сугыш дип әйтүгә, тәннәр чымырдый, күзләргә яшь килә. Ул дәһшәтле елларның авырлыгын, ачы хәсрәтен үз җилкәсендә татыган, Җиңүне якынайтуга үз өлешләрен керткән ветераннарыбызга чиксез рәхмәтлебез. Татарстанның Чүпрәле районы Югары Каракитә авылында туып үскән Мифтахов Мидехат Нәсибулла улы – шуларның берсе. Ул 1925 елның 15 августында дөньяга килә. 1943 елның апрелендә сугышка алына. Пулеметчы - кызылармеец яшьлеген яу кырында үткәрә. Сугыш тәмамланганнан соң, япон сугышында катнашып, туган якларына әйләнеп кайта. Гаилә корып, дүрт бала тәрбияләп үстерә, ”Йолдыз” колхозында балта остасы булып хезмәт итә.  

1966 елда Ульяновск шәһәрендә Ленин Мемориалын төзү эшләре башлана. Төзелешкә бөтен СССРдан һәм 10 чит илдән иң яхшы белгечләрне һәм осталарны җыялар. Алтын куллы, үз эшенең остасы булганга, Мидехат Нәсибулла улын да  эшкә чакыралар. Аның зур осталык белән башкарган эшенә салынган күңел җылысы шушы тарихи бина диварларында әле озак вакыт сакланыр.

Ач килеш салкын окопта үткәргән йокысыз төннәр эзсез калмаган, күрәсең. Ул озак еллар буыннар сызлавы һәм йөрәк авыруы белән интегеп, 77 яшендә бакыйлыкка күчә. Ә шкафта эленеп калган костюмын бизәүче, сугыш елларының хатирәсе булган  орден-медальләр һәр кешенең күңелендә бары тик горурлык хисе генә уята.

Быел Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Югары Каракитә авылы зиратында җирләнгән Бөек Ватан сугышы ветеранына хөрмәт йөзеннән рухы шат, урыны җәннәттә булуын теләп кабер ташы куелды.

Бу саваплы эшне башкарып чыгуда ярдәм итүчеләргә - Чүпрәле район суды судьясы  Яфизов Фәнил Җәмил улына, Буа һәм Чүпрәле районы хәрби комиссары Төхфәтуллин Радик Харис улына, аның урынбасары Гөлнара Илдус кызына, Чүпрәле район хакимияте хезмәткәрләренә һәм озак еллар Каракитә авылы хакимият башлыгы булып эшләгән Науметова Фирүзә Сабирулла кызына зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Аларга исәнлек-саулык, нәтиҗәле хезмәт, күңел күтәренкелеге телибез. Алга таба да файдалы киңәшләре белән халыкка ярдәм итеп яшәргә язсын. Кылган игелекле гамәлләре үзләренә имин һәм бәхетле озын гомер булып кире кайтсын.

Шулай ук барчабызга да сәламәтлек, куанычлы көннәр телим.  Теләгән теләкләребез кабул булып, дөньяларыбыз тыныч, табыннарыбыз мул, якын кешеләребез һәрчак яныбызда булсын!
Мәрхүмнең балалары исеменнән, килене Җәмилә МИФТАХОВА,

Ульяновск  шәһәре.