Кыңгыраулы мәктәп еллары күңелләрдә яңарды

Мәктәбемә илтер юллар буйлап

Бала булып килә узасым,

Балачакка кулым сузасым...

“Исәнмесез, кадерле дуслар! Хәерле көн, кунаклар! Менә шулай матур итеп, җылы яклардан әйләнеп кайткан кошлар сыман җыелышып Муса авылы җиренә аяк басуыгыз белән сезне чын күңелдән котлыйбыз һәм олы рәхмәтебезне белдерәбез!” Ветеран укытучылар Хөсәенова Венера Рәсим кызы белән Ахтәмова Румия Хөсәин кызы мәктәпне тәмамлаучыларның очрашу кичәсен менә шундый җылы сүзләр белән башлап җибәрделәр.

Әлеге кичә Иске Кулаткы районы Мосеевка авылы клубында узды. 1968 елда авыл уртасында төзелгән клуб 2024 елда “Җирле инициативаларга булышлык күрсәтү” дип аталган өлкә программасы буенча ремонтланып, декабрь аенда авыл халкына яңадан үзенең ишекләрен ачты.

1975 елдан башлап беренче һәм һәр елдагы чыгарылыш класс укучылары өчен мәктәп ачылуына 50 ел булуга багышлап очрашу кичәсе оештырырга ниятләдек.  Мәктәпне 50 ел элек тәмамлаган, хәзер Ульяновск шәһәрендә яшәүче авылдашыбыз Салюков Рамил Нигъмәт улы шундый инициатива белән чыкты. Чараны 12 июньдә - Россия көнендә үткәрергә булдык.

Мәктәпне тәмамлаучыларны күрештерү максаты белән белдерүләр урнаштырдык, фотоматериаллар җыйдык, чакыру кәгазьләре тараттык. Авыл клубы хезмәткәрләре көче белән сәхнә һәм фойе матур итеп бизәлде. Шул рәвешле бәйрәмгә әзерләндек.

Билгеләнгән көн килеп тә җитте. 12 июнь көнне авылыбызга бәйрәм төсе керде. Бәйрәмчә киенгән кешеләр авылның төрле тыкрыкларыннан чыгып, үзәк урам буйлап клубка агыла башлады. Чит җирләрдән кайткан авылдашларның машиналары тирә-юньне тутырды.

Күрешергә килүчеләр саны ишәя бара, шатлыклы авазлар ишетелә. Йөзләрендә елмаю балкыган классташлар клуб каршында күрешәләр. Алар фойеда, китапханәдә урын алган бай эчтәлекле стендларны, газеталарны караганнан соң, залга кереп утырыштылар.

Сәхнәгә очрашуны алып баручылар - Хөсәенова Венера Рәсим кызы белән Ахтямова Румия Хөсәин кызы чыкты. Алар кунакларны бәйрәм белән котлап, кичәне башлап җибәрделәр. Аннары яңа мәктәпне ачу тарихы, уку-укыту эшләре, укытучылар, балалар бакчасы турында кызыклы һәм мавыктыргыч итеп сөйләделәр. Шуннан соң матур, зәвыклы итеп бизәлгән сәхнә түренә юбилярлар күтәрелде. Аларга 50 ел элек 1 класска кергән укучылар кушылды.

Шигырьләр, җылы тәбрикләү сүзләре, мәктәп вальсы, кыңгырау тавышы сәхнәгә, залга таралды. Халык юбилярларны тәбрикләп, торып басып кул чапты.

Бу кичәдә җыр-биюләр шигырьләр һәм скетчлар белән бергә үрелеп барды. Уен-көлке, шатлыклы күз яшьләре, бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре, рәхмәт сүзләре – һәммәсе дә булды. Олы яшьтәге пионерлар чыгышы чарага кабатланмас ямь өстәде.

Үзешчән сәнгать осталары Венера Давыдова, Хәния Давыдова, Руфия Азизова, Руфия Ахтямова, Румия Фәхретдинова, Раилә Зөлкарнәева һәм Наил Хисаметдиновның чыгышын көчле алкышларга күмделәр.

Биючеләр Суфия Шабаева, Венера Ахтямова, Румия Фәхретдинова һәм Рузалия Ахтямова үз номерларын зур осталык белән башкардылар. Скетчларны да шул ук кызлар бик оста башкарды. Анда ветеран укытучыбыз Рәсим Идрис улы Азизов та катнашты.

Әлфия Шабаева аппаратура артында һәр чыгышны музыка белән бизәп барды.

Зал белән сәхнә дүрт сәгать дәвамында бер дулкында булды.

Авыл мәктәбенең 50 еллыгына багышланган кичә педагогик хезмәт ветераннары, балалар бакчасы хезмәткәрләре, авыл мәктәбен төрле елларда тәмамлаган укучылар тырышлыгы белән оештырылды. Бу якты бәйрәмне үткәрүгә һәркем үз өлешен кертте .

Хөрмәтле укытучыларыбыз Хөсәенова Венера Рәсим кызы белән Румия Хөсәин кызы Ахтәмовага аерым рәхмәт әйтәсе килә. Алар инде пенсиядә булсалар да, һәрвакыт безнең янәшәдә, хәзер дә хөрмәтле укытучы, ягъни әдәп үрнәге булып торалар.

Безне чакырып очраштырган, классташларны күрештергән, җанга якын искиткеч матур концерт программасы бүләк иткән өчен кичәдә катнашучылар исеменнән Мосеевка авылы клубы хезмәткәрләренә, иҗади группасына рәхмәт белдерәм һәм киләчәктә зур иҗади уңышларга ирешүләрен телим.

Гөлнара КУЗАХМЕТОВА,

Мосеевка авылы администраторы.