28 июнь – Яшьләр көне

Кадерле ульяновскилылар, егетләр һәм кызлар! Сезне Яшьләр көне уңаеннан тәбриклим!

Талантлылар, хезмәт сөючәннәр, максатка омтылучаннар. Сез – Ульяновск өлкәсенең һәм Россиянең киләчәге. Сезнең энтузиазмыгыз, укырга һәм үсеш юлыннан барырга омтылуыгыз, үз дәүләтебезгә һәм туган төбәгебезгә мәхәббәтегез Туган илебезгә чәчәк атарга ярдәм итә һәм чиксез илһамландыра.

Безнең яшьләр төбәк тормышының барлык сфераларында да актив катнашалар, ә без, үз чиратыбызда, һәрвакыт аларга ярдәм итәргә һәм инициативаларына булышлык күрсәтергә тырышабыз. Ульяновск өлкәсендә Беренчеләр хәрәкәтенең, Россия яшьләр союзының төбәк бүлекчәләре, “Яшьләр йорты” дип аталган күп функцияле үзәк һәм башка берләшмәләр эшләп килә.

Сез иҗтимагый, сәяси, иҗади, фәнни сферада һәм эшчәнлекнең башка сфераларында үзегезнең потенциалыгызны үзебезнең төбәктә мөмкин булган кадәр тормышка ашыра алсын өчен, без бөтен кирәкле ярдәмне, шул исәптән финанс ярдәмне күрсәтергә тырышабыз. Стипендияләр бирелә, яшь гаиләләргә һәм эшен башлап җибәрүче белгечләргә ярдәм күрсәтелә, хезмәт хакларын күтәрү буенча актив эш алып барыла. Без моның уңай нәтиҗәләр бирүен күрәбез: сезнең күпсанлы казанышларыгыз туган төбәгебез үсешенә булышлык итә һәм регионның ил эчендәге һәм халыкара аренадагы дәрәҗәсен күтәрә.

Кадерле дуслар! Барлык юллар да сезнең өчен ачык, шуңа күрә үз-үзегезгә ышаныгыз һәм хыялларыгызны тормышка ашырыгыз. Чын күңелдән сезгә барлык башлангычларда да уңышлар, бәхет, сәламәтлек һәм бетмәс-төкәнмәс энергия телим!

Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских.