Поликлиникалар яңартыла, ФАПлар төзелә

2025 елда “Озак һәм актив тормыш” илкүләм проекты буенча Ульяновск өлкәсенең беренчел звено медучреждениеләре өчен 20 автомобиль һәм 150 берәмлек техника сатып алыначак. Губернатор Алексей Русских төбәкнең комплекслы үсеше буенча штаб утырышында әнә шул хакта хәбәр итте.

“2025 елның январенда безнең илдә “Озак һәм актив тормыш” илкүләм проекты старт алды. Ульяновск өлкәсе территориясендә шушы илкүләм проект составына кергән тугыз региональ проект тормышка ашырыла. Быел без 17 поликлиника бүлегендә капиталь ремонт ясарга, торак пунктларда 17 ФАП төзергә җыенабыз. Бу эшләр өчен 172 миллион сум акча бүлеп бирелде. Шулай ук беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүче медицина оешмалары өчен 20 автомобиль һәм 150 берәмлек техника юнәтү күздә тотыла”,- дип белдерде регион башлыгы.

“Озак һәм актив тормыш” илкүләм проекты 2030 елга кадәр исәпләнгән. Ул “Сәламәтлек саклау” илкүләм проектының дәвамы булып тора. Яңа илкүләм проектның төп максатлары сәламәтлекне саклауга, үлүчеләр санын киметүгә, 2030 елга чаклы халыкның уртача гомер озынлыгын 78 яшькә кадәр җиткерүдән гыйбарәт.

“2025 елда “Озак һәм актив тормыш” илкүләм проектын тормышка ашыру өчен 1,3 миллиард сум акча каралган. 2030 елга кадәр беренчел медик-санитар ярдәмне яңартылган медицина подразделениеләрендә алучылар санын 100 процентка кадәр җиткерү бурычы тора. Шушы максаттан чыгып, быел “Новая жизнь” микрорайонында ике поликлиника ачылды, Шигаев урамында поликлиника төзелә, Рязаново, Зерносовхоз, Зур Нагаткино һәм Карсун хастаханәләре поликлиникаларында капиталь ремонт үткәрелде. Ел ахырына кадәр тагын 13 поликлиниканы ремонт көтә. Шулай ук йөрәк-кан тамырлары авыруларына, онкологиягә, диабет белән С гепатитына каршы көрәш дәвам итәчәк”,- дип хәбәр итте өлкә Хөкүмәте рәисе урынбасары Анна Тверскова.