Засвияжье районында яңа хакимият башлыгы

Ринат Садыков Засвияжье районы администрациясе башлыгы вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнде.

Ринат Рөстәм улы Садыков 1982 елда Татарстанның Чүпрәле районы Иске Чокалы авылында туган. 2001 елда – Ульяновскиның төзелеш колледжын, 2005 елда Ульяновск дәүләт техник университетын тәмамлаган. Технологик процесслар һәм производстволар куркынычсызлыгы буенча инженер дипломына ия.

“Засвияжье районы зур, шуңа күрә күп игътибар бирүне таләп итә. Ринат Садыков үзенә йөкләнгән бурычларны үти алыр, дип уйлыйм. Үз ягыбыздан без аңа һәрьяклап ярдәм һәм булышлык күрсәтәчәкбез. Ул эшне җайлы итеп оештырырга тиеш. Беренче чиратта, бу – илкүләм проектларны тормышка ашыру, Засвияжье территориясендә санитар чисталыкны саклау һәм төзекләндерү сферасында бизнес белән хезмәттәшлек итү”,- диде Ульяновск шәһәре башлыгы Александр Болдакин.

Ринат Садыков үзенең хезмәт юлын 2001 елда “Ульяновскпромстрой” трестында төзелеш һәм монтажлау эшләре мастеры буларак башлап җибәрә. Аннары “Эль” фирмасында коммерция директоры, Милли мәдәниятләрне яңарту һәм үстерү үзәгендә методист булып эшли.

2007 елдан 2023 елга кадәр Засвияжье район администрациясендә хезмәт итеп, баш белгеч вазыйфасыннан пригород зонасы үсеше буенча район хакимияте башлыгының беренче урынбасары дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Соңгы ике елда “Шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү үзәге” директоры урынбасары вазыйфасын башкарган.

Өйләнгән, өч баласы бар.