“Гуляй парк”та Сабантуй бәйрәме

Сенгилей районы Красный Гуляй бистәсенең “Гуляй парк”ында Сабантуй бәйрәме узды. Анда районның барлык авылларыннан да вәкилләр килгән иде.

2020 елда үткәрелгән перепись нәтиҗәләренә караганда, Сенгилей районында 912 татар кешесе яши. Аларның күпчелек өлеше бу якларга күрше Татарстанның Чүпрәле һәм Буа районнарыннан, шулай ук Чувашстаннан килеп урнашканнар. Милләттәшләребез Красный Гуляй һәм Силикатный бистәләрендә күмәкләшеп гомер кичерә. Менә шул татарлар бердәм һәм бергә булуларын күрсәтеп, туксанынчы елларда ук инде биек манаралы мәчетләр салып куйганнар. Хәзер Сенгилей шәһәрендә яшәүче мөселман кардәшләребез дә мәчет төзү эшләре белән мәшгуль. Бу җирлектә динебез үсеш һәм киңәю юлында булса, газиз ана телебез – татар теле белән хәлләр хөрти. Красный Гуляй мәктәбендә туган телебез хәтта түгәрәктә дә өйрәнелми, катнаш гаиләләрдә үсүче балалар дәресләргә йөрергә теләмиләр, ата-аналарны үгетлибез, аңлатырга тырышабыз инде, ди Татарстанның атказанган укытучысы Гөлфәрия Латыйпова. Сабантуйга килгән олы яшьтәге абый-апаларның бала-оныклары белән вата-җимерә русча сөйләшүләрен ишетеп йөрәкләр әрнеде инде, әлбәттә. Туган телебезне саклап калып дәвамнарына тапшыру бурычы менә шушы түбәтәйле абзыйлар белән ак яулыклы апаларга йөкләнгән бит.

Моңа кадәр Красный Гуляйда Сабан туен һәр елны стадионда үткәрә иделәр. Ә быел өлкәннәргә бәйрәмгә килергә уңайлы булсын һәм коеп яңгыр яуса, ышыклана алсыннар өчен бәйрәмне уздыру урыны итеп мәдәният йорты каршындагы мәйданны һәм “Гуляй парк”ны сайлаганнар. Киң мәйданның төрле почмакларында остаханәләр һәм күргәзмәләр эшләде. Мисал өчен, танылган мөгаллимә Гөлфәрия Латыйпова кыз балаларны калфак чигәргә өйрәтте. Аның янәшәсендәге палаткада Идел буе татарларының тарихы белән танышырга мөмкин иде.

Ә сагынып көтеп алган бәйрәмне җирле татар автономиясе рәисе Зөфәр Низамов белән Красный Гуляй шәһәр җирлеге башлыгы Валерий Иревлинның чүлмәк ватуы белән башлап җибәрделәр. Аннары сәхнә каршындагы эскәмияләргә тезелеп утырган мәчет аксакалларын – хөрмәтле ветераннарны олыладылар. Милли күлмәкле кызлар аларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Соңыннан әле мәчет картларын милли ризыклардан сыгылып торган табын артына алып кереп, тавык шулпасы, җимешле чәй һәм камыр ашлары белән дә сыйладылар.

Милләттәшләребезне беренче булып Сенгилей районы башлыгы, депутатлар Советы рәисе Александр Кудряшов сәламләде. Ул татар халкының тырыш, эшчән, кунакчыл булуына, башка милләтләр белән дус-тату яши белүенә соклануын белдерде. Ә район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Надежда Нуждина СВО зонасында батырлык үрнәкләре күрсәткән татар ир-егетләренә администрациянең Рәхмәт хатларын тапшырды. Сезнең тормыш юлыгыз, илебез патриотлары булуыгыз үсеп килүче буын өчен үрнәк булып тора, диде ул. Ульяновск өлкә Законнар чыгару Җыелышы депутаты Вячеслав Ковель да барлык милләтләр вәкилләрен берләштерүче бәйрәм уңаеннан тәбрикләү сүзләрен ирештерде.

“Бүгенге тантанада балалар белән яшьләрнең күпләп катнашуы аеруча шатландыра. Алар татар мәдәнияте, сәнгате, гореф-гадәтләре һәм йолалары белән танышып, җырлыйлар һәм бииләр, спорт ярышларында үзләрен сынап карыйлар, үз халкының тарихы белән кызыксыналар”,- диде өлкә депутаты.

“Өмет” газетасының баш редакторы Исхак Хәлимов Сабантуй кунакларын өлкә татар автономиясе, аның рәисе Рамис Сафин исеменнән сәламләп, татар хәрәкәтендә актив катнашучыларга мохтариятнең Рәхмәт хатларын тапшырды. Ул милләттәшләребезне туган телебезне, динебезне өйрәнү мөмкинлекләреннән файдаланырга – мәчетләргә илтүче сукмакны табарга, бала-оныкларын мәктәпләрдәге татар теле түгәрәкләренә йөртергә, “Өмет” газетасын өйләренә яздырып алырга, “ТНВ” телеканалын карарга өндәде.

Татарстан Язучылар берлегенең Ульяновск бүлеге җитәкчесе, Сенгилей районының Мактаулы гражданины Шәфикъ Иматдинов күңел хатирәләре белән бүлеште.

“Красный Гуляй җирендә Сабан туен без беренче тапкыр сиксәненче еллар ахырында Төзүчеләр көненә туры китереп үткәргән идек. Шуннан бирле милли бәйрәмебез даими рәвештә уздырыла. Район һәм поселок администрацияләренә, җирле автономиягә, малтабарларга чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә. Сабантуй милли бердәмлегебезне ныгыта, төрле милләт һәм дин кешеләрен бер мәйданга җыя, дуслаштыра һәм очраштыра”,- диде Шәфикъ Хасиятулла улы.

Красный Гуляй мәчете имам-хатыйбы Рафаэль хәзрәт Коръәни-Кәримнән сүрә укып дога кылдырганнан соң, үзәк сәхнәдә концерт программасына старт бирелде. Моңга сусаган халык Алсу Туктарова җитәкчелегендәге “Булгар” балалар халык ансамбле һәм үзешчән сәнгать осталары чыгышын йотлыгып тыңлады. Ә ир-атлар, әлбәттә инде, татарча көрәш мәйданчыгы тирәсенә тезелеп баскан иде. Милли уеннарда катнашып приз алучылар да булды. Красный Гуляйның “Гуляй парк”ындагы Сабан туе көн кичкә авышканда гына тәмамланды.

Исхак ХӘЛИМОВ.