Татар дөньясында

Гыйльфан Батыршинга мемориаль такта

Владивосток шәһәрендә, чик сакчылары көнендә, Советлар Союзы Герое Гыйльфан Әбүбәкер улы Батыршин хөрмәтенә мемориаль такта ачу тантанасы булды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашты.

“2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Бүген Владивосток шәһәрендә Советлар Союзы Герое Батыршин урамында мемориаль такта ачабыз. Приморье крае губернаторы Олег Кожемякога һәм Владивосток шәһәре администрациясенә зур рәхмәт әйтәсем килә. Батыршин бүген Россия Федерациясенең өч алдынгы субъектын берләштерүче шәхес булып тора”, – диде ул.

Чара «Восточный луч» төзелеш компаниясенең «Победа» торак комплексы территориясендә, Герой исемен йөртүче урамда узды.

Гыйльфан Батыршин совет чик сакчысы, СССР НКВД гаскәрләренең Посьетск чик буе отрядының маневр төркеме отделениесе командиры вазифасында Хәсән күле янындагы сугышларда катнашучы, Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган чик сакчыларының берсе.

Проектны тормышка ашыру Приморье крае губернаторы Олег Кожемяко, Приморье крае Хөкүмәте, Владивосток шәһәре башлыгы Константин  Шестаков, Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме, шулай ук җәмәгать эшлеклесе Эльмир Вәлитовның финанс ярдәме белән мөмкин булды.

Казандагы телемост ноктасын Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов алып барды. Тантанада шулай ук чик сакчылары берлеге әгъзалары, Язучылар берлегенең идарә әгъзасы Булат Ибраһим,  Гыйльфан Батыршинның якташлары – әнисенең туган ягы Биектау районы Ямаширмә авылы кешеләре катнашты.

Төбәк тарихы китаплары

Бөтендөнья татар конгрессында «Пермь крае һәм Татарстан Республикасы галимнәре һәм төбәк тарихын өйрәнүчеләр тарафыннан нәшер ителгән Бөек Ватан сугышы тарихына багышланган төбәк тарихы китапларын тәкъдим итү» темасына Бөтенроссия түгәрәк өстәле узды.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Альберт Борһанов Татарстан Республикасы районнарында һәм РФ төбәкләрендә туган якны өйрәнү структуралары эшчәнлегенең нәтиҗәләре һәм перспективалары турында чыгыш ясады.

«Пермь татарлары 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы фронтларында.  Тарихи-публицистик һәм фәнни басма» дип исемләнгән яңа китабын Бөек Ватан сугышында һәлак булган фронтовикның улы, «Пермь краеның татар төбәкчеләре» оешмасы рәисе Данир Закиров тәкъдим итте.

«Дети. Война. Судьбы… Сугыш. Сабыйлар. Язмышлар…» җыентыгын төзүче - китапның идея-проект авторы, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Альмира Шәрифуллина тәкъдим итте.

Татарстан Республикасының Әлки районы Аппак авылында туып үскән, Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәре Зөфәр Вәлиәхмәтов үзенең «Алар тылда Җиңү яуладылар» («Они ковали Победу в тылу») дигән яңа китабы белән таныштырып үтте.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрь Вазыйх Фатыйхов һәм югары квалификацион категорияле тарих укытучысы, ТР Журналистлар берлеге әгъзасы, ТР төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте советы әгъзасы Илфар Габдрахманов «Үлемсезлек/Бессмертие» китабын тәкъдим иттеләр.

Бөтендөнья татар конгрессының матбугат үзәге.