Соңгы кыңгырау

Белем көне, Соңгы кыңгырау бәйрәме, Укытучылар көне - әниебез Равилә Локман кызы Фазлованың көтеп алган иң кадерле бәйрәмнәре. Кадерле, газиз әниебезне шушы бәйрәмнәр уңаеннан чын күңелдән котлыйбыз!

Күз алдыма килә һәрчак:

Балачакны искә төшереп,

Лампа яктысында ничек утыра иде

Әнием төнлә дәфтәр тикшереп.

 

Көн дә шулай өйгә алып кайта

Кочак-кочак дәфтәр - төн озын,

Ипләп кенә ача дәфтәр битен,

Уятудан куркып ул кызын.

 

Көндез мәктәп, кичен дәфтәрләр

Урладылар бездән әнине.

Арыган йөзе, уйчан күз карашы

Әрнетә иде гел мине.

 

Безнең өчен - әни. Башкаларга

Укытучы апа иде ул.

Апа иде әби-бабайга да,

Укучысы иде бар авыл.

 

Агитатор иде. Арып кайта,

Иртәгәсен кирәк янә эшен көйләргә.

Авыл сәхнәсенә чыга иде

Язган шигырьләрен сөйләргә.

 

Ак нияттә узган гомер юлы

Чәчләренә калган ягылып...

Ак әбисе хәзер авылның ул,

Ак яулыгын йөри ябынып.

 

Газиз әнкәебез!

Эчкерсез һәм юмарт булганга,

Сиңа бит бар дөнья соклана.

Безгә биргән изге тәрбияң

Керсез, чиста булып бездә саклана.

Әнкәй, сиңа озак еллар нык саулык белән, тыныч тормышта бик бәхетле булып яшәргә насыйп итсен!

Кызларың Гүзәл һәм Руфия гаиләсе белән,

Самара шәһәре.