Рәхмәт хаты

Ямьле җәй айларында мәчетебез бинасын төзекләндерү, ремонтлау карарына килгән идек. Әлеге изге эшне башкаруда күп авылдашларыбыз актив катнаша. Авыл хакимиятенең машина йөртүчесе Искәндәр Гакиф улы Усманов беренчеләрдән булып ярдәм кулы сузды. Алтын куллы, киң күңелле авылдашыбыз теләсә нинди эшне дә җиренә җиткереп, матур итеп, җаваплылык хисе тоеп башкара. Аңа Аллаһы Раббыбызның рәхмәтләре яусын. Шулай ук дин юлындагы хатын-кызларыбыз - мөслимәләребез - Гөлнур Сингатуллова, Гүзәл Галяутдинова, Минҗия Галлямова, Гөлирам Кәримова-Ахсянова да олы рәхмәт сүзләрен кабул итеп алсыннар иде.

Безгә киләчәктә дә бергә һәм бердәм булып, динисламыбызга хезмәт итәргә, игелекле гамәлләребез өчен әҗер-савапларга ирешергә насыйп әйләсен. Алдагы көннәрдә дә традицион ислам кыйммәтләрен халыкка җиткерүдә тырышлыклар куярга язсын.

Солтан хәзрәт ЗӘ ЙНЕТДИНОВ,

Иске Майна районы Иске Кызылсу авылының Искавыл мәхәлләсе мәчете имамы.