Мингали Нургали улы Жаруллин
5 июньдә Бөек Ватан сугышы ветераны, Ульяновск шәһәренең Почетлы гражданины Мингали Нургали улы Жаруллинның йөрәге тибүдән туктады.
Мингали Жаруллин 1926 елда Ульяновск өлкәсенең Чынлы районы Яңа Тимерчән авылында дөньяга килә. Курку белмәс, тәвәккәл егет 17 яшендә фронтка китә. Киев тирәсендәге каты сугышларда зенитчы буларак катнашып, беренче сугышчан чирканчыкны ала. Аннары радиолокацион җиһазлар белән эш итү серләрен үзләштереп, 1944 елның июленнән 1 нче Белоруссия фронтында элемтәче сыйфатында хезмәт итә.
Сугыш тәмамланганнан соң, Баку белән Тбилисида җаваплы вазыйфалар башкарып, армия сафларында хезмәтен дәвам итә. Туган якларына 1950 елда гына әйләнеп кайта. Сугыштан соңгы елларда авыл китапханәсе мөдире, налог инспекторы, партия райкомында инструктор булып эшли. Аннары Ульяновск шәһәренә килеп урнашып, радиолампа заводында тырышып хезмәт итә.
Фашистлар Германиясенә каршы дәһшәтле сугышта батырлык үрнәкләре күрсәтүе өчен 2 нче дәрәҗәле Ватан сугышы орденына, “Германияне җиңгән өчен”, “Берлинны алган өчен”, “Варшаваны азат иткән өчен” медальләренә, Жуков медаленә лаек була. Ә күпьеллык намуслы хезмәтен бәяләп, аңа “Фидакарь хезмәте өчен” медале тапшырыла.
Мингали Жаруллин лаеклы һәм үрнәк тормыш юлы үтеп, туган ягыбыз үсешенә зур өлеш кертте.
Мингали Нургали улы турында якты истәлекләр безнең күңелләрдә сакланачак. Туганнары һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.
Ульяновск шәһәр Думасы.