Өч яклы килешү

Ульяновск өлкәсенең дини оешмалары, Иске Майна район хакимияте һәм мәгариф идарәсе арасында өч яклы килешү имзаланды.

Әлеге килешү үсеп килүче буынга рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбия бирүдә, җәмгыятьнең рухи яңарышын тәэмин итүдә, мәгариф белән мәдәниятне, рухи мәгърифәтчелекне, хәйриячелек традицияләрен үстерүдә, шулай ук гражданнарның үз балаларын православие һәм ислам мәдәнияте кыйммәтләренә һәм традицияләренә ирекле рәвештә җәлеп итүгә хокукларын тәэмин итү мәсьәләләрен чишүдә хезмәттәшлек итүгә юнәлдерелгән.

Россия Федерациясе Президентының “Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклап калу һәм ныгыту буенча дәүләт сәясәте нигезләрен раслау турында” 809 нчы указы әлеге килешүне имзалау өчен нигез булып тора.

Документка район хакимияте башлыгы Лариса Чуваева, мәгариф идарәсе башлыгы Елена Курицына һәм Ульяновск өлкәсе Иҗтимагый палатасы әгъзалары – Мәләкәс һәм Чардаклы епископы Диодор һәм Ульяновск өлкәсе мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллин кул куйдылар.

“Әлеге чара яшьләрне рухи һәм әхлакый тәрбияләү мәсьәләсендә власть органнарының иҗтимагый оешмалар һәм дини структуралар белән бергәләп эшләве кирәклеген ассызыклый. Бу, үз чиратында, регионның тотрыклы үсеше һәм гражданлык килешүен саклап калу өчен ныклы нигез булып тора”,- диде Лариса Чуваева.